САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чөгендер алуда алдынгылар бүләкләнде

Быел да ун көн саен чөгендер алуда тырыш хезмәт куйган механизаторларны бүләкләячәкләр.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче, икенче урыннарга “Нөркәй” агрофирмасыннан Руслан Миңнемөхәммәтов белән Альмир Саттаров чыктылар. “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев өченче булды. Төягечтә эшләүче Дамир Моратовның (“Җәлил” агрофирмасы) быел да беренчелекне бирмәскә исәбе, ахыры. “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановны икенче урын алганы өчен бүләкләделәр. “Нөркәй”дән Илфат Йосыпов өченче урын өчен бүләк алды.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X