САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчүлекләр бәя алдылар

Сабантуе алдыннан үтүче матур традиция буенча, бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге комиссия, районның басу-кырларында булып, чәчүлекләргә бәя бирде.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров, баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, “Россельхозцентр”ның район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов катнашындагы мәртәбәле комиссия һәм чарада катнашкан хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр үз эшләрен аграр көллият басуыннан башладылар. Аннан “Сарман” агрофирмасының Әлмәт ягы басуыннан юл “Туган як” агрофирмасы биләмәләренә төште. Өчөйле Саклауның бодай чәчүлекләреннән “Нөркәй”нең Чураш, Сөлек басулары аша Петровка Завод- Чукмарлы-Игәнәбаш маршруты төзелде. Баткак-Иске Кәшер-Түбән Ләшәү-Дүсем-Карамалы басуларында комиссия членнарын “Җәлил” агрофирмасы чәчүлекләре каршы алдылар.
Нәтиҗәдә, чәчүлекләрне карап чыкканнан соң, мәртәбәле комиссия беренче урынны “Сарман” агрофирмасына бирде. Икенче урында “Җәлил”, “Нөркәй”леләр булса, өченчедә – “Туган як” агрофирмасы белән аграр көллият басулары. Хезмәт батырлары район Сабантуенда бүләкләнәчәкләр.
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев