САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү алдынгыларын билгеләделәр

​​​​​​​Билгеле булганча, районда һәр ун көн саен  терлекчелек, игенчелек өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгылары барлана.

 Узган ел җиңүчеләрне  язгы чәчүдә эшләүчеләр арасында да  билгеләргә булдылар. Бу матур традиция быел да дәвам итә. Алар эшенә йомгак һәр өч көн саен ясала. Нәтиҗә, чит ил һәм үзебездә җитештерелгән тракторларның эшләү куәтеннән чыгып, бер сменага каралган норма үтәлешеннән чыгып билгеләнә.  7 май көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова составындагы комиссия фермаларда, басуларда булып, андагы эшләрнең барышы белән таныштылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, үзебезнең илдә чыгарылган тракторларда хезмәт куючы механизаторлар арасында беренче урынны “Сарман” агрофирмасыннан Ленар Газизов яулады. Икенче, өченче  урыннарда -  “Нөркәй” агрофирмасы игенчеләре Флер Гәйфетдинов белән Раиф Солтанов.

 Чит ил тракторларын иярләүчеләр арасындагы бәйгедә “Нөркәй”дән Альберт Ханнапов җиңү яулады. Әлеге номинациядә нөркәйлеләргә тиңнәр юк - барлык призлы урыннар да аларда: икенчедә- Айнур Шәйдуллин, өченчедә- Раил Гибадуллин.

Шикәр чөгендере чәчүдә алдынгылык аңа иң беренчеләрдән булып чыккан “Сарман” агрофирмасы механизаторы Рәмдүс Фәретдиновта. Гомумән, татлы тамыр игүдә сарманлылар “бил” бирми: Марс Гайнетдинов икенче булса, Ринат Сәгъдәтов - өченче.

Сабан ашлыгы чәчүдә Җәлил агрофирмасы механизаторы Марат Шәфигуллин беренче бара. Сарман агрофирмасыннан Рамил Әһелтдинов икенче булса, Сарманнан Илдар Зиннуров - өченче. “Болай хөрмәтләп торганда, эшләгән саен эшлисе килеп кенә тора, рәхмәт Сезгә,”- диләр механизаторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев