САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү алдынгылары бүләкләнде

Чәчүдә катнашучыларны бүләкләүнең чираттагысын шимбә үткәрделәр.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов составында комиссия басу-кырларда булдылар. Чәчүне төгәлләргә күп калмаган. Һава шартлары яхшы торса, шушы көннәрдә тәмамланыр. Узган атнада да үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында алдынгылык “Сарман” агрофирмасы механизаторларында булды. Нияз Тимерҗанов янә беренчелекне алды. Хезмәттәшләре Илфат Мөхлисуллин белән Раушан Хафизов 2-3 урын өчен бүләкләнделәр. Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында бу юлы да өч урын да - “Нөркәй”леләрдә. Илдар Әгъләмов, Ранис Хәкимуллин, Айрат Гатиятуллин шул уңайдан бүләк алдылар. Язгы культуралар чәчүдә беренчелек "Сарман"нан Илмир Хафизовта булды. Аның хезмәттәше Иршат Галиев өченчегә чыкты. "Нөркәй"дән Марат Галиуллин икенче урын өчен бүләк алды.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев