САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Буралы Чишмә авылында һәйкәл ачылды

Кичә Буралы Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачтылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

Яуда ятып калган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштереп, аларның якты истәлегенә һәйкәл төзүне авыл халкы үзе тәкъдим итә. Бу фикерне иң беренчеләрдән булып Әдип Миңнегәрәй улы Шәңгәрәев күтәреп ала һәм бар эшләрне дә башлап йөри. Авыл халкы аңа төрле ярдәм күрсәтә: кем - акчалата, кем кул көче белән үзенең өлешен кертә. Фәрит Мөнәвирович һәйкәлне ачу тантанасында, буралычишмәлеләрне Җиңү көне белән тәбрикләп, аларның шатлыкларын уртаклашты, Әдип Шәңгәрәевка Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Төзү эшләрендә ярдәм иткән Рамил һәм Әсһәр Гыйлфановларга, Рәмзә Фәрхетдиновка, Гүзәл Фатыйховка, Салават Муллабаевка, мәдәният хезмәткәрләренә Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев олы рәхмәт сүзләре ирештерде. Алар Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.

  • Барлык авылдашларга, хезмәте кергән һәркемгә олы рәхмәт, үз игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Дөньялар тыныч булып, шулай бердәм яшәргә язсын, - диде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев