САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бу атнада Татарстанда кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга

Кош гриппы республиканың 6 районында 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта ачыкланган иде.

Татарстанда кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, карантин игълан иткәч, авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Ягъни, 25 июльдән соң бүтән яңа фактлар булмаган. Кош гриппы быел 6 районда 16 торак пунктта 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта ачыкланды.

ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюда кош гриппының узган елга кадәр Татарстанда беркайчан теркәлгәне булмаганын әйткән иде. “2004 елда авыруның таралуын көткән идек, булмады. Дөньяда кош гриппы теркәлүче илләр арта. Үсешнең сәбәбе дә аңлашылмый. Күчмә кошлар гел булган бит, бер караганда. Бу чир, кагыйдә буларак, күчмә кошлар аркылы күчә. Соңгы ике елда Россиядә дә күп кенә төбәкләр зыян күрә. Узган елда Татарстанда 9 торак пунктта табылган иде. Лаешта 500 мең баштан артык кошны юкка чыгарырга туры килде. Быел чир 6 районда, 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 16 торак пунктта ачыкланды. Шәхси хуҗалыклардагы 1035 баш кошны юкка чыгарырга мәҗбүр булдык. 25 июльдән яңа очраклар теркәлгәне булмады. Шуның белән инфекциядән котылуга таба барабыздыр дип уйлыйбыз”, - дигән иде.

  • Кош гриппы буенча карантин кертү турында ТР Президенты Указы 21 июльдә чыккан иде. 
  • Фото: архив/Салават Камалетдинов.

 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/14/169658/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев