Бишкөнлекнең урак батырлары. Кемнәр алар?
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов уракның чираттагы бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр.
Тугыз метр киңлектәге ургычлы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелекне бу юлы “Сарман” агрофирмасы механизаторы Рафис Нуриәхмәтов алды. Ул биш көндә “Лексион -540” комбайнында 4378 центнер бөртек суктырган. 4036 центнер күрсәткече белән шул ук агрофирмадан Дамир Гайнуллин – икенче урынны, 3029 центнер күрсәткече белән Данияр Кәлимуллин өченче урынны алдылар. Икенче төркемдә, ургычы 7-7,5 метрлы комбайннарны иярләүчеләр арасында, беренчелек – биш көндә 4513 центнер ашлык суктырган “Нөркәй” агрофирмасы комбайнчысы Марат Камаловта. Икенче-өченче урыннарга да шушы агрофирма комбайнчылары Фәнис Гыйздәтуллин (3581 центнер) белән Фәнис Гарипов (3579 центнер) лаек булдылар. Игеннәрне теземнәргә салуда беренчелекне – “Нөркәй”дән Сәлмән Шакиров, икенче урынны “Сарман” агрофирмасыннан Марсель Сәлахиев алдылар.
Энҗимә Габдрәхимова фотолары һәм язмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев