САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»-Кәүҗияк бүлекчәсендә зона семинар-киңәшмәсе узды

Бүген «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»-Кәүҗияк бүлекчәсендә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең ТР буенча филиалының районнардагы бүлекчәләре начальниклары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның пленар өлешен филиал җитәкчесенең үсемлекләрне саклау буенча урынбасары Елена Прищепенко алып барды. Иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов кунакларны кыскача гына районда кыр...

Бүген «Сарман» агрофирмасының «Якты көн»-Кәүҗияк бүлекчәсендә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең ТР буенча филиалының районнардагы бүлекчәләре начальниклары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның пленар өлешен филиал җитәкчесенең үсемлекләрне саклау буенча урынбасары Елена Прищепенко алып барды.
Иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов кунакларны кыскача гына районда кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Агрофирмадагы эшләр турында директор урынбасары Радик Сәхипов чыгыш ясады. Семинар-киңәшмәнең төп темасы исә үсемлекләрнең, аеруча кукурузның, бер үк төрле шартларда игелеп тә, төрле хуҗалыкларда яисә бер хуҗалыктагы төрле участокларда уңышында аерма зур булуның сәбәпләрен ачыклау иде. Чыгыш ясаучылар ул сәбәпләр итеп барлык орлыкның да сыйфатлы булмавын, чәчү әйләнеше сакланмавын, начар һава шартларын һәм башкаларны атадылар, фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Сөйләшү Кәүҗияктәге кукуруз һәм язгы бодай басуларында да дәвам итте, кукурузның дымлылыгы әле югары - 58 процент булуы билгеләп үтелде. Аны 18-20 процентка төшкәч суктыра башларга мөмкин. Районда кукуруз 5000 гектарга якын мәйдан били, аның 2100 гектары бөртеккә үстерелә. Семинар-киңәшмәнең нәтиҗәсе буларак, киләчәктә бу юнәлештә хаталар җибәрми эшләү өчен эшче план төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев