САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген комбайнчылар арасында барган ярышның өченче җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчылар арасында барган ярышның өченче җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында бу җиде көн эчендә үзгәреш булмады, урыннар нәкъ шулай калды: Максим Григорьев (8665 ц.), Рәис Фазлыев...

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчылар арасында барган ярышның өченче җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында бу җиде көн эчендә үзгәреш булмады, урыннар нәкъ шулай калды: Максим Григорьев (8665 ц.), Рәис Фазлыев (8108 ц.)(«Җәлил» а/ф), Рамил Әһелтдинов (7554 ц.) («Сарман» а/ф). «Клаас» комбайннары буенча «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин беренчелекне бирми. Ул җиде көндә 12171 центнер бөртек суктырган. Икенче урынга «Сарман» агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллин (9760 ц.) күтәрелде, өченче урында - «Җәлил»дән Раил Фәретдинов (9455 ц.). Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче механизаторлар ярышында да үзгәрешләр юк: «Нөркәй»дән Сәлмән Шакиров - беренче урында, "Сарман»нан Марсель Сәлахиев - икенче, «Җәлил»дән Наил Кыямов өченче урында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев