САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азалак авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкка 23 миллион сумлык кредит алынган

Аза­лак авыл җир­ле­ге­нә кер­гән Аза­лак, Юл­ти­мер, Шы­гай авыл­ла­рын­да 422 ху­җа­лык­та 1011 ке­ше яши, алар­ның 545е - эш яшен­дә­ге­ләр, 276сы - пен­си­о­нер­лар, 170е - ба­ла­лар. Җир­лек тер­ри­то­ри­я­сен­дә ике тер­лек­че­лек комп­лек­сы, кир­печ за­во­ды ур­наш­кан. Би­ре­дә бер ге­нә эш­сез ке­ше дә бу­лыр­га ти­еш тү­гел ке­бек. - Ә ан­дый­лар ун­бер ке­ше, - ди­ җир­лек...

Аза­лак авыл җир­ле­ге­нә кер­гән Аза­лак, Юл­ти­мер, Шы­гай авыл­ла­рын­да 422 ху­җа­лык­та 1011 ке­ше яши, алар­ның 545е - эш яшен­дә­ге­ләр, 276сы - пен­си­о­нер­лар, 170е - ба­ла­лар. Җир­лек тер­ри­то­ри­я­сен­дә ике тер­лек­че­лек комп­лек­сы, кир­печ за­во­ды ур­наш­кан. Би­ре­дә бер ге­нә эш­сез ке­ше дә бу­лыр­га ти­еш тү­гел ке­бек.

- Ә ан­дый­лар ун­бер ке­ше, - ди­ җир­лек баш­лы­гы Тәз­бир Гә­рә­ев. - Алар­ның кү­бе­се - эш­ләр­гә те­лә­мәү­че­ләр. Әле алар бе­лән де­кабрь­дә ге­нә дә җы­е­лып сөй­ләш­тек, нә­ти­җә­дә дүр­те­се Юл­ти­мер тер­лек­че­лек комп­лек­сын­да эш­ли баш­ла­ды.

Җир­лек­тә­ге авыл­лар­да, го­му­мән ал­ган­да, ты­рыш, тә­вәк­кәл, үҗәт ха­лык яши. Би­ре­дә­ге фер­мер­лар, га­и­лә фер­ма­ла­ры тө­зү­че­ләр­нең эш тәҗ­ри­бә­сен күп­ләр­гә үр­нәк итәр­лек. 50 баш тер­лек­лек фер­ма сал­ган Ил­дар За­ки­ров, сөт җы­ю­чы һәм үзе дә уни­ке баш са­вым сы­е­ры то­ту­чы Ра­мил Гый­ба­дул­лин, фер­мер Рә­сим Әш­ра­фул­лин, ма­ши­на­лар­га вак ре­монт эшен ачар­га җы­е­ну­чы Мө­нир Кә­ри­мов, 80-260 каз үс­тер­гән Ән­вәр Хәйб­рах­ма­нов, Әл­фия Нигъ­мәт­җа­но­ва га­и­лә­лә­ре - шун­дый­лар­дан. Хә­зер авыл­да, җир­дә эш­ләр­гә те­ләү­че­ләр­гә хө­кү­мәт тә бу­лы­ша - га­мәл­дә­ге прог­рам­ма­лар­ның кү­ңе­ле­ңә хуш кил­гә­нен ге­нә сай­лый­сы. Би­ре­дә алар­дан, шу­лай ук шәхси-ярдәмче хуҗалык кре­дит­ла­рын­нан фай­да­ла­ну­чы­лар да әз тү­гел. Ху­җа­лы­гын­да тер­лек, кош-корт ас­рап, үз­лә­рен­нән арт­кан про­дук­ци­я­не яр­мин­кә­ләр­дә са­та, сөт җы­ю­чы­га тап­шы­ра ке­ше. 240 цент­нер­га ка­дәр сөт са­ту­чы­лар да бар.

- Өмә­ләр­дә дә ак­тив кат­на­ша ха­лык, - ди Тәз­бир Гә­рә­ев. - Был­тыр карт агач­ларны ки­сеп, 130 төп яшь үсен­те­ләр утыр­ту­да уку­чы­лар, бюд­жет оеш­ма­ла­ры хез­мәт­кәр­лә­ре әй­бәт эш­лә­де.

Реклама

Ул, җир­лек­тә баш­ка­рыл­ган эш­ләр ту­рын­да сөй­лә­гән­дә, Шы­гай авыл мед­пунк­ты­на ка­пи­таль ре­монт үт­кә­ре­лү, ян­гын­га кар­шы ча­ра­лар кө­чәй­те­лү, урам ут­ла­ры арт­ты­ры­лу, мәк­тәп­ләр­нең, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның җи­һаз­лан­ды­ры­луы һәм ре­монт­ла­ну­ын, зи­рат­лар­га чүп кон­тей­нер­ла­ры кай­тар­ту, ягу се­зо­ны­на әзер­лә­нү­не һәм баш­ка­лар­ны ата­ды. Шу­лар бе­лән бер­рәт­тән баш­ка­ры­ла­сы эш­ләр­гә дә тук­тал­ды. Алар әз тү­гел. Җир­лек­тә­ге 11 мең метр­дан ар­тык озын­лык­та­гы су ли­ни­я­лә­ренең 4600 мет­рын алыш­ты­ру, күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә җир бү­леп би­рү, Аза­лак мәк­тә­бе­нең тү­бә­сен ябу, Юл­ти­мер мә­дә­ни­ят йор­ты­ныкын ре­монт­лау, үза­ра са­лым ак­ча­ла­ры­на юл­лар­ны рәт­лә­тү - шу­лар­ның кай­бер­лә­ре. Җир­лек баш­лы­гы алар­ны баш­ка­рып чы­гар­га мөм­кин­лек­лә­ре бу­лу­ын бел­дер­де.

Сан

Җир­лек­тә 130 ке­ше 23 мил­ли­он сум­лык шәхси-ярдәмче хуҗалык кре­ди­ты ал­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X