САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

22 майда район авыл җирлекләрендә шәхси техникага техник караулар башлана

22 майда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана. Машина, арбаларның техник торышын тикшерү, үткәрү тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсенең 2016 елның 19 декабрь 01-05/330-пр номерлы боерыгы һәм 2013 елның 13 ноябрендә Россия Федерациясе 1013 номерлы хөкүмәт карарына нигезләнә. Шул ук вакытта кагыйдә буенча...

22 майда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана.

Машина, арбаларның техник торышын тикшерү, үткәрү тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсенең 2016 елның 19 декабрь 01-05/330-пр номерлы боерыгы һәм 2013 елның 13 ноябрендә Россия Федерациясе 1013 номерлы хөкүмәт карарына нигезләнә.

Шул ук вакытта кагыйдә буенча машинаның ОСАГО иминият полисы техник карау үткәнче күрсәтелергә тиеш. Машинаның максималь конструктив тизлеге 20 километрдан артмаганда ОСАГО иминият полисы күрсәтү таләп ителми.

Үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар үткәрүнең төп үзенчәлекләре:

- заводтан эшләп чыгарылуына бер елдан артмаган һәм моңарчы файдаланылмаган яңа машиналарга техник караулар, аларның номерларын чагыштырып, техник торышын тикшермичә генә үткәрелә. Алга таба алар һәр елны техник карауга куелалар. Техник караулар, машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, дәүләт техник күзәтчелеге органы урнашкан җирдә башкарыла;

- хәзер, әгәр машина куркынычсызлык тәләпләренә тулысынча җавап бирә дип табылса, талон урынына техник карау үткәнлек турында таныклык биреләчәк. Әгәр дә машина куркынычсызлык тәләпләренең берәрсенә җавап бирми икән, ул чакта техник карау үткәнлеккә акт бирелә һәм егерме көн эчендә кабат техник караулар уздырыла. Бу вакытта машинаның актта күрсәтелгән параметрлары гына тикшерелә.

Техник карауларга түбәндәге документлар таләп ителә:

- шәхесне раслаучы документ (әгәр техниканы икенче кеше күрсәтсә, хуҗасының ышаныч язуын алып килә);

Реклама

- тракторчы-машинист таныклыгы;

- машинаны теркәлү турында таныклык;

- ОСАГО иминият полисы;

- техник карау үткәнлеккә таныклык алу өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция.

Районның авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар уздыруның графигы булдырылды.Тулы график белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://gtn.tatarstan.ru/rus/grafiki-provedeniya-tehnicheskih-osmotrov.htm.

Альберт Сәлахов, Сарман муниципаль районы баш дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

График

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X