САРМАН
  • Рус Тат
  • Уракны – республика көненә

    Быел ашлыкның кадере булырга охшап тора. Бәясе дә күтәрелә. Инде хәзер үк экспортка чыгарылучы өченче класслы бодайның тоннасы 10 мең сум тора. Сентябрьдән икмәк бәяләренең күтәрелүе дә ихтимал. Моны күрше республикалар белән чагыштыргач хәл итәчәкләр. Әлегә республика Идел буе федераль округында арыш ипие бәясе буенча - дүртенче урында. "Яңа уңышны...

    Быел ашлыкның кадере булырга охшап тора. Бәясе дә күтәрелә. Инде хәзер үк экспортка чыгарылучы өченче класслы бодайның тоннасы 10 мең сум тора. Сентябрьдән икмәк бәяләренең күтәрелүе дә ихтимал.
    Моны күрше республикалар белән чагыштыргач хәл итәчәкләр. Әлегә республика Идел буе федераль округында арыш ипие бәясе буенча - дүртенче урында. "Яңа уңышны эшкәртеп, икмәк пешерә башлагач, бәяләр хәзерге күләмдә кала алмас", - диде Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
    Быел уракка, башка елларга караганда, атна-ун көнгә алданрак керешелгән, тик темплар гына канәгатьләнерлек түгел. 1 миллион 600 мең гектарның бүгенгә нибары 30 проценты гына суктырылган. Шуңа бу атна республикада удар - максималь җитештерүчәнлек атнасы дип игълан ителде, һәм 1 миллион тонна ашлык суктырып алу бурычы куелды. Ягъни һәр район тәүлек саен барлык мәйданнарның 4 процентын җыеп алырга тиеш. Кыскасы, урак августта тәмамланырга тиеш. Бу, әлбәттә, һава торышы белән дә бәйле булачак. Көннәр көйле торганда, августның 20еләренә үк игеннәрне җыеп чыгарлык көчебез бар, ди Марат Готович. Тик уңыш күләме белән генә бик мактанып булмый. Ул гектарыннан уртача 20,4 центнерны тәшкил итә (узган ел 32 булган). Актаныш, Нурлат, Зәй, Балтач, Сарман, Буа районнарында ул бераз югары: 28-27 центнер.
    Инде мең тоннадан артык икмәк суктырган комбайнчылар да бар. Мәсәлән, Нурлаттан В.Никитин "Нью-Холланд" комбайны белән бу көнгә - 1265, Әлкидән А.Әхмәтов "Лексион" белән 1093 тонна уңыш җыеп алган. Безнең районның да үз алдынгылары бар. Берәр мең тонналы чикне үтүчеләр булмаса да, шуңа якынлашучылар шактый. Мәсәлән, "Җәлил" агрофирмасыннан Р.Кәлимуллин, И.Галиев, И.Ардыханов, "Сарман" агрофирмасыннан Д.Кәлимуллин, Ф.Тимербаев, "Нөркәй" агрофирмасыннан Н.Әхмәтшин, И.Нигъматҗанов - шундыйлардан. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча 2 августка барлык мәйданнарның 34 проценты җыеп суктырылган. Бөртеклеләрнең һәр гектарының уңдырышлылыгы - 28,3 центнер.
    Ашлык быел читкә чыгарылмаячак. Артыгы юк. Әмма без республика халкын икмәк белән тулысынча тәэмин итә алабыз, ди министр. Моннан тыш, үз хуҗалыкларында продукция җитештерүчеләр быелдан башлап товарларын Казанга алып барып сата алачаклар. Анда агросәнәгать паркы ачыла. Эш узган ел башланган. Монда, ике сәүдә залыннан тыш, складлар, лаборатория дә булачак. 500 урынлы сәүдә залы гына да 10 мең квадрат метрны тәшкил итә. Ерак районнардан килеп сәүдә итүчеләр өчен 38 номерга исәпләнгән кунакханә дә төзелә. Агросәнәгать паркы октябрь аенда ачылыр дип көтелә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: