САРМАН
  • Рус Тат
  • Шаблон юк, әмма таләпләр бар

    Язның соңарып килүе чәчүне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу бурычы куя. Район моңа әзерме, чәчүне алып бару ничек планлаштырыла? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чыгышы - шул турыда. Безнең як зона өчен 2012 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый уңышлы булды. Район буенча миллиард ярым...

    Язның соңарып килүе чәчүне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу бурычы куя. Район моңа әзерме, чәчүне алып бару ничек планлаштырыла? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чыгышы - шул турыда.
    Безнең як зона өчен 2012 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый уңышлы булды. Район буенча миллиард ярым сумнан артык акча кереме булып (бу иң уңышлы 2011 елдагыдан да 292 миллион сумга артык), аның 70проценты игенчелек өлкәсенә туры килә. Узган ел 142 мең тонна икмәк җитештерелде, район тарихында күрелмәгән күләмдә шикәр чөгендере (268 мең тонна) үстерелде. Быелга 168 мең тонна икмәк уңышына өмет ителсә, язгы рапс 14 мең тонна, шикәр чөгендере 234 мең тонна, терлек азыгы 43 мең тонна азык берәмлеге күләмендә планлаштырыла.
    2013 нче ел - Елан елы - көнчыгыш календаре буенча корылыклы ел исәпләнә. Тик 1989, 2001 нче елларны искә төшерсәк, алар шактый уңышлы булды, шулай булгач, быел да югары уңышка өмет итәргә мөмкинлек бар. Былтыр 17 августтан ноябрьгә кадәр яуган яңгырлар 1 метр тирәнлектәге туфракта дым запасын 180-190миллиметрга күтәрде (норма), кыш айларында кар аз яуса да, март, апрель айларындагы явым-төшемнәр бу күләмне шактый арттырды. Быел туфракта туң уртача 40 - 50 сантиметрга җитте, ә уҗым культураларының куаклану ноктасында уртача температура минус 9°С тан түбән төшмәде. Туфрактагы дым запасының тагын да артык туплануы язның ничек килүенә бәйле. Быел көннәрнең җылытып, салкынайтып торуы кар суларының агып китмичә, күпчелек җирләрдә туфракка сеңеп баруына китерде, шулай булгач, дым запасы 200-230 миллиметрдан да ким булмас, дип исәплибез.
    Эш чәчү
    структурасыннан башлана
    Быел пар җирләре 11190 гектар планлаштырыла, бу барлык мәйданнарның 12 процентын тәшкил итеп, узган елдагыдан 5000 гектарга артык булачак.
    Язгы бөртекле культуралар 38380 гектарда чәчеләчәк, ә барлык бөртеклеләр узган елгы күләмдә, ягъни 52311 гектарда планлаштырыла. Язгы бодай - 25607 мең гектар, арпа 12190 мең гектар биләячәк.
    Техник культуралар барлык мәйданның 19 процентында урнашачак, аның 7760 гектары - шикәр чөгендере,10 мең гектары - язгы рапс. Моннан тыш, өч фермер хуҗалыгы, башка еллардагыча, 45 гектарда бәрәңге игүне планлаштыра.
    Азык культуралары 13844 мең гектар тәшкил итәчәк. Аларның 3 мең гектары - кукуруз, 2475 гектары - берьеллык һәм 8400 гектары - күпьеллык үләннәр.
    Уҗым культуралары 13932 гектарда чәчелгән иде, аларның 4613 гектарын - арыш, 9319 гектарын бодай тәшкил итә. Көзен, явым-төшемнәр күп булу сәбәпле, аларның күпчелеге куакланып, тиешле күләмдә шикәр запасы туплап (25-28%), яхшы гына кышка керделәр. Кыш айларында кар аз яуса да, уҗымнарга артык зыянлы булмады. Әлбәттә, март, апрель айларындагы озакка сузылган салкынча һава торышы уҗым культуралары өчен эшләмәде, алар шикәр күләмен киметтеләр, көзге бодайның яфраклары бераз саргайды. Шулай булуга карамастан, хәзерге вакытта уҗымнарда шикәр күләме 18-20 проценттан ким түгел, тамыр системасы да зыянланмады.
    Җир ашлаганны ярата
    Соңгы елларда финанс ресурслары чикле булуга карамастан, 2013 нче ел уңышы өчен район буенча бүгенге көнгә тәэсир итүчән матдәдә гектарга 70 килограмм исәбеннән минераль ашламалар хәзерләнде, бу барлыгы 14 мең тонна, дигән сүз. Аның 1398 тоннасы көздән басуларга кертелсә (уҗымга һәм шикәр чөгендеренә), калганы складларда, ындыр табакларында туплана. Минераль ашлама хәзерләү бүген дә дәвам итә. Бюджет хисабыннан быел гына 2533 тонна аммиак селитрасы алынды. Моннан тыш инвесторлар көче белән, чәчү алдыннан һәм чәчү вакытында куллану өчен, катлаулы ашламалар да алына, 1 гектарга 100 килограмм тәэсир итүчән матдәдә минераль ашлама куллану күздә тотыла. Ә район җирләреннән ел саен 5227 тонна файдалы матдәләр юкка чыга, бу 1 гектарга 55 килограмм, дигән сүз. Шуңа күрә игенчелектә биологик алымнарны киңрәк куллану, ягъни кузаклы культуралар мәйданнарын арттыру, донникны кире кайтару, биологик ашламаларны киңрәк куллану, арткан саламны ашлама буларак күбрәк файдалану гумус күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
    2012 нче елгы агрохимик тикшерү нәтиҗәләре буенча районда 31 мең гектар җиңелчә ачы туфраклы җирләр бар, бу - барлык мәйданнарның 34 проценты. Туфрак ачылыгына үтә сизгер булган шикәр чөгендере мәйданнарының елдан-ел артуы сәбәпле, район башлыгы Нәфис Закиров ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, известьләү өчен финанслау соңгы елларда шактый артты. Мәсәлән, 2005 нче елда районда 1200 гектарда известьләү үткәрелсә, узган 2012 елда ул 3000 гектардан артык булды. Бу эш быел да дәвам итәчәк, финанслау күләме узган елгы күләмдә калды. Беренче чиратта, алдагы елларда шикәр чөгендере игеләчәк мәйданнарда известьләү үткәреләчәк. Монда яңалык та бар. Хәзер известьләү бары тик аукцион аша гына башкарылачак. Моның өчен барлык документлар әзерләнеп тапшырылды, барлык известьләнәчәк мәйданнар ачыкланды.
    Ни чәчсәң, шуны урасың
    Чәчүлек орлык 132 мең центнер салынган иде, алар үз вакытында чистартылып, кондиция таләпләренә китерелеп куелды. Бу орлыкларның 92 проценты - югары репродукцияле, 1000 орлыкның авырлыгы язгы бодайда - 36 грамм, арпада - 44 грамм, борчакта 223 грамм булса, солыда 29 грамм тәшкил итә. Фитопатологик тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми зарарлану 20-23 проценттан артмый. Фузариоз, гельминтоспориоз кебек үтә четерекле авырулар 2-4 проценттан артмаса, бактериоз кебек авырулар 6-9 процент тәшкил итә. Бу - чәчүлек орлыкны соңрак хәзерләү нәтиҗәсе. Шуңа күрә быел орлык участокларын иртә срокта чәчеп, көзге яңгырларга кадәр суктырып алып, саклауга салып куярга кирәк булачак.
    Хәзерге вакытта хуҗалыкларда чәчүлек орлыкны җылыту эшләре бара һәм шулай ук инкрустацияләү дә уңышлы гына башланып китте. Бу үтә дә мөһим эш буенча "Нөркәй" агрофирмасында югары әзерлектә семинар булды, анда хуҗалык агрономнары һәм орлык агулауда эшләүче машинистлар катнашты.
    Иртә өлгергән
    откан
    Яз соңарып килде, ныклап кырга чыгу апрель азагы-май башларында гына көтелә. Бу чәчүне, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ныклап хәзерләп, кыска агротехник срокларда төгәлләү бурычын куя. Моның буенча районда ныклы эш барды, барлык агрегатларны комплектлау тәмамланды. Язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен машиналарны көйләү эшләре төгәлләнде. Аларның хәзерлеген һәм чәчүгә чыгасы барлык техниканы тикшерү буенча 5 нче апрельдә районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде. Ул районның язгы кыр эшләренә хәзерлеген югары бәяләде.
    Эш планы буенча быел иртә яздан күпьеллык үлән җирләрен тукландыру һәм тырмалауны "Амазоне" агрегатлары һәм "Штригель" актив тырмалары белән дүрт көндә төгәлләү бурычы торса, уҗым культураларын тамырдан тукландыру һәм тырмалау эшләре биш көндә төгәлләнергә тиеш, монда барысы 47 агрегат эшләячәк.
    "Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмалары күпьеллык үлән җирләрен тукландыруны инде төгәлләделәр, монда фәкать костер мәйданнары гына тукландырылды (2 ц/га исәбеннән), чөнки люцерна үзенә тиешле азотны һавадан алырга сәләтле. Ә уҗым культураларын тукландыруда быел авиация җәлеп ителде. Ике "АН-2" самолеты "Сарман" агрофирмасы уҗымнарына 2000 гектарда аммиак селитрасы кертте инде, бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә.
    Иртә яздан тамырдан тукландыру эшләре уҗымның тиз үсеп китүенә, шулай ук кирәкле күләмдә үсемлек саны алуга ярдәм итә, шуның белән гектардан уңышны 5-7 центнерга арттыра, ә тырмалау туфракның өске катламын йомшатып, дымны саклауга ярдәм итәчәк, үсемлек тамырларына һава керүне арттырачак, чүп үләннәрен 19-26 процентка киметәчәк.
    Дым каплауда 95 агрегат эшләү планлаштырыла, бу үтә дә мөһим агрочараны җиде көндә төгәлләүдән гектарга 5-7 центнер өстәмә уңыш язмышы тора. Шуңа күрә, узган елдагы кебек, барлык булган тракторларны дым каплатуда эшләтеп, орлык һәм ашлама чыгаруда өстәмә автомашиналар куллану дөрес булачак. Бу эш төп эшкәртүгә аркылы яки диагональ башкарылырга тиеш икәнлеген барыбыз да беләбез.
    Ә бик иртә чәчеләчәк арпа басуларында, турыдан-туры комплекслар белән һәм шул ук вакытта "СЗ-3,6" тибындагы чәчкечләр белән дә чәчү отышлы булачак, чөнки алар - узган елгы шикәр чөгендере басулары һәм көздән дискаторлар белән тигез итеп эшкәртелеп куелган иде.
    Районда барлыгы 60 мең гектарда чәчү үткәрергә кирәк, моның 20 мең гектарын "СЗ-3,6" яки "СЗП-3,6" кебек чәчкечләр белән башкару планлаштырылса, 40 мең гектарын киң алымлы, күп агрочараларны берьюлы башкаручы чәчү комплекслары чәчәчәк, бу эшләрнең оптималь сроклары сигез-ун көннән артыкка сузылырга тиеш түгел. Бу эштә барысы районда 48 агрегат эшләячәк.
    Районда стратегик культура булып шикәр чөгендере исәпләнә. Бу культураның уңышы чәчү срокларына нык бәйле. Аны иртә срокларда чәчү - быел да иң отышлысы. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, чөнки көздән бу басулар тирән итеп эшкәртелде, туфрак катламын өстәмә тирәнәйтү дә үткәрелде. Бер өлешенә көздән минераль ашламалар кертелде. Район буенча шикәр чөгендере орлыкларын сигез-тугыз көндә җир куенына салу гектарына 30-40 центнер өстәмә уңыш алу мөмкинлеге бирәчәк.
    Туфракны чәчү алды эшкәртүе - шулай ук бик мөһим алым. Ул иртә чәчелүче участокларда кулланылмаса да (комплекслар бу алымны бер үк вакытта үзләре башкара), соңрак чәчелүче участокларда кирәк булачак. Чөнки бу вакытта туфрак чәчү тирәнлегенә эшкәртелә, өске катлам тигезләнә һәм, иң мөһиме, чүп үләннәреннән арындырыла. Бу эш төп эшкәртүгә аркылы яки диагональ башкарылырга тиеш.
    Чәчүдән соң катоклау орлыкның туфрак белән контактын арттыра һәм, нәтиҗәдә, тигез тишелеш алына. Бу эш район буенча 41 мең гектарда планлаштырыла.
    Катоклаудан соң өч-дүрт көн үткәч, дым саклау максатыннан һәм берьеллык чүп үләннәрен юк итү өчен, үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау үткәрелә, бу эш яңгыр яугач кына, чүп үләннәре тишелеп чыккач, чәчүгә аркылы башкарыла.
    Язгы бөртекле культураларны тамырдан тукландыру 18 мең гектарда башкарылачак, монда 35 данә "СЗ" һәм "СЗП" агрегатлары эшләячәк, бу чараны җиде көндә төгәлләү бурычы тора.
    Үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклау чаралары да районда үз югарылыгында планлаштырыла. Ресурсларны саклау технологиясе шартларында игенчелектә бу алымнан башка берничек тә эшләп булмый, бигрәк тә шикәр чөгендере мәйданнарында чүп үләннәренә каршы гербицидлар куллану кимендә өч катта башкарылмаса, тиешле уңышны алып булмый. Тик бу эшне башкарганда, химикатлардан саклану чараларын куллану үз югарылыгында булсын иде.
    Табигатьтә ел елга охшамый, бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, бигрәк тә бездәге кебек игенчелек өчен үтә тәвәккәллек, стандарт булмаган алымнар куллануны сораучы зона өчен. Монда шаблон эшләп булмый, аның шулай икәнлеген быелгы һава шартлары да күрсәтеп тора. Бөртеклеләрне иртә срокта чәчү быел да отышлы булачак, бигрәк тә арпа, берьеллык үләннәр һәм шикәр чөгендере өчен. Язгы дымны максималь файдаланып, тамыр системасын тиешле күләмдә ныгытып калган үсемлекләр генә корылыкка бирешмичә, югары уңыш бирергә сәләтле булачак. Шулай ук куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре дә төгәл үтәлсен иде, язгы кыр эшләрен аек акыл белән, югары темпларда башкарып, исән-сау ата-аналарыбыз, тормыш иптәшләребез, балаларыбыз янына кайтырга насыйп итсен иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: