САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманга Марат Әхмәтов килде

    4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең Сарманда узган сөт җитештерүгә багышланган киңәшмәсендә катнашты. - Һәр регионның ниндидер өстенлекле бер тармагы булырга тиеш, - дип башлады үзенең чыгышын Марат Готович. - Ил үзен сөт белән яртылаш кына...

    4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең Сарманда узган сөт җитештерүгә багышланган киңәшмәсендә катнашты.

    - Һәр регионның ниндидер өстенлекле бер тармагы булырга тиеш, - дип башлады үзенең чыгышын Марат Готович. - Ил үзен сөт белән яртылаш кына тәэмин итә, дияргә кирәк. Димәк,Татарстан өчен сөт төп «байрак» була ала.Ул шулай иде дә: без Россиядә бу өлкәдә лидерлар идек - барлык сөтнең 7 проценттан артыграгын без җитештердек. Тик соңгы ике елда сөт җитештерү кими башлады.Аны арттыру өчен, кайда нинди мөмкинлек бар - бүген шуны эзләп табарга һәм үзара йөкләмәләр алырга җыелдык.

    Сарман районы сөт җитештерү буенча республикада - 22, Зәй районы - 29 урында. Министр районнарның бу юнәлештәге эшчәнлекләренә игътибарны арттырырга кушты. «Агрокөч төркеме» генераль директоры урынбасары Илсур Сабирҗанов сөт җитештерүнең кимүенә китергән сәбәпләр дип беренчел учетның тиешле югарылыкта булмавын, кабат җитештерүдәге проблемаларны, күп сөт бирүчән сыерлардан аерым төркемнәр оештырылмавын һәм башкаларны атады, ай дәвамында сөт җитештерүнең кимүен туктату бурычы куйды. Министрлык белгечләре агрофирмалардагы хәлләрне анализладылар, үз бәяләрен әйттеләр. Агрофирма директорларының үзләренә дә сүз бирелде. Җитди сөйләшү барышында сөтчелектә кеше факторына - савымчыларга, белгечләргә игътибар җитми, дигән фикергә киленде.

    - Сезнең агрофирмаларда сөт җитештерүдә өстенлекле шартлар бар, - диде Марат Готович, җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Гыймадиевка. - Ягулык эзләп чапмыйлар, ашлама эзләп йөгермиләр. Әйе, эш күп. Тик шулай да кеше факторы иң аста калырга тиеш түгел. Алар кызыксынып эшләрлек итеп оештырыга кирәк эшне. Шундый язмыш сайлаганбыз икән, тырышып эшләргә бурычлыбыз. Сөт җитештерүдә көчле характерлы кешеләр генә эшли ала, анда көчсезләргә урын юк.

    Сүз уңаеннан

    Сарман районы агрофирмаларында быел җиде айда һәр сыердан уртача 2600 килограмм сөт савылган. Зәй районында ул 2496, Азнакайда - 2922 килограмм тәшкил итә. «Агрокөч төркеме» буенча ул 2614 кмлограммга тиң.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: