31 июльдә районда көзге чәчүгә орлык әзерләү мәсьәләләренә багышланган республика зона семинары булды. Анда, ел үзенчәлекләренә карап, орлык әзерләү, аларны эшкәртү препаратлары сайлау, күчмә фондта орлык булдыру мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, аерым алганда, кукуруздан силос салу технологиясе турында да сүз булды. Семинарда Россия авыл хуҗалыгы...
31 июльдә районда көзге чәчүгә орлык әзерләү мәсьәләләренә багышланган республика зона семинары булды. Анда, ел үзенчәлекләренә карап, орлык әзерләү, аларны эшкәртү препаратлары сайлау, күчмә фондта орлык булдыру мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, аерым алганда, кукуруздан силос салу технологиясе турында да сүз булды. Семинарда Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев һәм белгечләре, филиалның унбиш райондагы бүлекчәләре җитәкчеләре, үсемлекләрне саклау буенча агрономнары катнашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз