САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман чөгендереннән Зәй шикәре ясыйлар

    Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә. Хәзергә аның һәр гектарыннан уртача 365 центнер уңыш алына. Казылган 84100 тонна татлы тамырның 65624 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Шикәр чөгендере районда 7760 гектарда игелгән иде, 24 сентябрьгә ул аның 2710 гектарыннан казып алынды. Явымнар алга таба да дәвам итеп, эшләүгә комачауламаса, чөгендер...

    Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә. Хәзергә аның һәр гектарыннан уртача 365 центнер уңыш алына. Казылган 84100 тонна татлы тамырның 65624 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.
    Шикәр чөгендере районда 7760 гектарда игелгән иде, 24 сентябрьгә ул аның 2710 гектарыннан казып алынды. Явымнар алга таба да дәвам итеп, эшләүгә комачауламаса, чөгендер алуны октябрьнең 24ләре-25ләренә тәмамларга ниятләп торалар.
    - Һәр агрофирмада өчәр комбайн тәүлек әйләнәсе эшли, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Һәркайсы тәүлеккә унҗиде-егерме гектарда чөгендер ала. Утыз гектарга кадәр дә "куарга" була, тик бу инде сыйфатка нык сугачак. Шуңа чөгендер алуны уртача кырык өч көндә башкарып чыгарбыз, дип планлаштырып торабыз. Былтыр 11 сентябрьдә ала башлап, 26 октябрьдә төгәлләнгән иде эш. Яңгырлар гына ешаймасын. Әлегә алар эшне туктатыр дәрәҗәдә түгел.
    Әйе, кырда эшләүчегә яңгырының вакытында явуы кирәк. Җәйдә ул бик куандырмады. Ә шикәр чөгендере уңышының югары булуының төп факторларының берсе - нәкъ менә җитәрлек дым булу.
    Сабантуйлар алдыннан басуларга бәя биргәндә, комиссия "Нөркәй" агрофирмасы басуында чәчү эшләренең тиешенчә башкарылуын, үсемлекләрнең тигез тишелеш бирүен күрсәткән һәм, үсәргә дә тиешле шартлар булганда, гектарыннан 550 центнер уңыш чыгачагын фаразлаган иде. Башка агрофирмаларның басулары да югары бәя алды ул чакта. Илнур Салихов әйтүенчә, шикәр чөгендере мәйданнарына чәчү алдыннан кертелгән ашлама гектарыннан 340-350 центнер уңыш алуга исәпләнгән. Моннан тыш, үсемлекләр яфрактан да тукландырылган. Чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән өч, урыны-урыны белән дүрт мәртәбә эшкәртелгән. Бүген һәр гектардан уртача 365 центнер уңыш алына. "Нөркәй" агрофирмасында ул 429 центнер тәшкил итә. Биредә 2600 гектарда игелгән чөгендернең 995еннән уңышы җыелган. "Сарман" агрофирмасында да ул шул мәйданда чәчелгән иде, аның 849 гектарының уңышы җыелган һәм һәр гектардан уртача 352 центнер татлы тамыр чыга. "Җәлил" агрофирмасында 2560 гектарның 672се алынган, гектардан уртача уңыш 300 центнер тәшкил итә.
    - Чөгендерне Зәй шикәр заводына ташуда, нигездә, шәхси машиналы шоферлар эшли, - ди Илнур Салихов. - Хезмәткә түләү әйбәт булгач, шоферларга кытлык юк. Заводка көн саен 5000 тоннадан ким булмаган күләмдә Сарман чөгендере китә. 6-6,5 мең тонна чыккан көннәр дә булды. Заводның тәүлеклек эшкәртү нормасы шулкадәр диләр. Димәк, без аны җитәрлек чимал белән тәэмин итеп тә торабыз. Ташый башлаганнан бирле 4400 рейс ясалган. Чөгендернең пычраклыгы 10,5 процент тәшкил итә, бу - начар түгел. Колхозлар вакытында 30 процентка җитә иде ул. Шикәрлелеге соңгы көннәрдә 16 процентка җитте. Шулай да әле базис шикәрлелеккә 0,78 процент җитеп бетми. Элеккерәк елларда базис шикәрлелек 15 процент иде, хәзер шикәрле сортлар игелә дип, аны күтәрделәр. Әле алмый торсаң, аның шикәре арта да, тик аңа була чөгендерне ноябрьгә калдырып булмый бит.
    Зур-зур, урыны белән өчәр-дүртәр километрга сузылган басуларны тәүлек әйләнәсе комбайннар иңли. Алар да заманча - тулы комплексларны берләштергән комбайннар. Элеккерәк елларда яфрак ургыч, себергеч, казыгыч белән аерым-аерым тракторлар йөрсә, бүген район басуларында күренми инде алар. Бу куәтле комбайннарны Искәндәр Нигъмәтҗанов, Василий Филимонов, Айрат Хаҗиев, Илсур Ильясов, Дәвис Хөснуллин, Айрат Шәймөхәммәтов, Заһир Шәйхразыев кебек тәҗрибәле механизаторлар иярли. Алар әле үзебездә эш башлаганчы, күрше Тукай районының "Кама" агрофирмасына да чөгендер алышып кайттылар.
    Сүз уңаеннан
    Узган ел шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 509 центнер уңыш алып, район республикада иң югары күрсәткечкә ирешкән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: