Районда игеннәрне җыеп алу эшләре ахырына якынлаша

Районда игеннәрне җыеп алу соңгы гектарларда бара. Хуҗалыкларда 1040 гектарда кузаклы культура люпин игелгән иде, аны суктырып аласы бар. Бу көннәрдә рапсны теземнәргә салалар. Шикәр чөгендере 3055 гектардан казылды. Һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш алына. Казылган татлы тамырның 72478 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Аның 27120 тоннасы - «Җәлил»,...

Районда игеннәрне җыеп алу соңгы гектарларда бара. Хуҗалыкларда 1040 гектарда кузаклы культура люпин игелгән иде, аны суктырып аласы бар. Бу көннәрдә рапсны теземнәргә салалар.

Шикәр чөгендере 3055 гектардан казылды. Һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш алына. Казылган татлы тамырның 72478 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Аның 27120 тоннасы - «Җәлил», 26635 тоннасы - «Сарман», 18723 тоннасы «Нөркәй» агрофирмасыннан китте.

Көзге культуралар 17400 гектарда чәчелде. Быел районда беренче тапкыр 2000 гектарда рыжик чәчелә. Рапс кебек үк кәбестәлеләр семьялыгыннан булган бу культура әлегә сидерат буларак кулланылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша