Район фермерлары Марат Әхмәтовка сорауларын бирделәр

Узган атнада "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Аларның министрга сораулары шактый күп җыелган иде. Район фермерлары да Марат Әхмәтовка сорауларын бирделәр. Марсель Вәлиев сөт эшкәртү комбинатларының, хуҗалыклар тарафыннан китерелә торган чимал күләменең кечкенә булуын...

Узган атнада "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Аларның министрга сораулары шактый күп җыелган иде.

Район фермерлары да Марат Әхмәтовка сорауларын бирделәр. Марсель Вәлиев сөт эшкәртү комбинатларының, хуҗалыклар тарафыннан китерелә торган чимал күләменең кечкенә булуын сәбәп итеп, сөт сыйфаты бер төрле булуга да карамастан, бәяләрне төрлечә билгеләү проблемасы белән очрашкан.

- Без сөтне Түбән Камадагы "Просто молоко" компаниясенә тапшырабыз. Хәзерге вакытта бездән сөтнең бер литрын 14,5 сумга алалар. Ә инде агрофирмалардан алына торган сөт - 18-19 сум. Сөт сыйфаты исә бертөрле. Өстәвенә, сөтне мин үзем китерәм... - дип, ризасызлыгын белдергән Марсель.

Марат Әхмәтов бу проблеманы хәл итәргә боерды. "Биредә сөт эшкәртүче хаклы түгел!" - дип үз карарын чыгарды министр.

Тулырак язманы сылтама буенча укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша