САРМАН
  • Рус Тат
  • Президент эшләрдән канәгать

    Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарда урып-җыю эшләренең барышы һәм социаль объектларның торышы белән танышуын дәвам итә. 7нче августта ул безнең районга да эшлекле сәфәр кылды: Өчөйле Саклау авылында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын карады, "Җәлил" агрофирмасында җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты. Өчөйле Саклаудагы иске медпункт элекке балалар бакчасы бинасына урнашкан булган. Ул бина...

    Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарда урып-җыю эшләренең барышы һәм социаль объектларның торышы белән танышуын дәвам итә. 7нче августта ул безнең районга да эшлекле сәфәр кылды: Өчөйле Саклау авылында төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын карады, "Җәлил" агрофирмасында җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты.
    Өчөйле Саклаудагы иске медпункт элекке балалар бакчасы бинасына урнашкан булган. Ул бина да халыкка кырык ел хезмәт иткән. Барлык уңайлыклары булган ФАП турында монда күптән хыялланганнардыр, һәм менә федераль бюджеттан килгән акчалар һәм республика ярдәме белән бу хыял тормышка ашырылды. Республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә яңалыклар кертү программасының уңышлы тормышка ашырылуы федераль бюджеттан өстәмә акчалар алу мөмкинлеге бирде . Ул акчаларны беренчел медицина звеноларын җәелдерүгә юнәлтү турындагы карарга киленде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика заводларының берсе тарафыннан тиз төзелә торган модульле ФАПлар проекты эшләнде. 2012 нче елда республикада шундый 52 пункт төзү планлаштырылган иде. Аларның берсе Өчөйле Саклау авылы халкын сөендерде.
    Президент ФАПның җиһазландырылуына югары бәя бирде. Очрашуда катнашкан сәламәтлек саклау министры урынбасары Гадел Вафин районда сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләрнең торышы, федераль һәм республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Рөстәм Нургалиевич соңыннан авыл халкы белән дә очрашты, аларның тормыш-көнкүрешләре турында сорашты. Быел беренче сыйныфка баручы балалар саны, аларның мәктәпкә ничек йөрүләре белән дә кызыксынды. Авылда беренче сыйныфка баручылар 8 икән, ә барлыгы 48 бала бар. ФАП исә, мөдире Әнүзә Фәйзуллина әйтүенчә, 217 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
    Хезмәт ветераны Литфия Миңнуллина авыл халкы исеменнән ФАП төзелеше өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Авылга яңа клуб кирәклеге турында да сүз булды.
    "Җәлил" агрофирмасы басуында Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Аңа кадәр алар район хакимияте башлыгы Нәфис Закиров белән басуларны карап очтылар. Вертолеттан төшеп күрешүгә үк, район басуларының матур, чиста булуын әйтте Президент. Марат Готович районда соңгы елларда игенчелек өлкәсендә зур үзгәрешләр булуын, игенчелек культурасының күтәрелүен билгеләп үтте. Бу көнгә районда бөртеклеләрнең 54 проценты җыеп алынган иде. "Бодайның дымлылыгы 9-11 процент тәшкил итә. Бу - стандарттан түбән. Кояш аның энергиясен, аксымын яндыра, ала, дигән сүз. Шуңа күрә тәүлек әйләнәсе һәр комбайнга кимендә 120-140 тонна җитештерүчәнлек белән эшләүне бурыч итеп куярга кирәк, - диде министр. - Алдагы көннәргә синоптиклар яңгырлар әйтә, аларның тоташка китүе дә бар. Ә икмәк бар, аны калдырырга ярамый: ул үзегезгә дә, республикага да бик кирәк. Чаллыга барып җитми икән, үзегездә салып торырга урын табыгыз, бозыла, дип куркасы юк". Ул район игенчеләренә рәхмәт белдерде.
    Президент районда гаилә фермалары булдыру юнәлешендәге эш белән дә кызыксынды. Агрофирмаларның үз эш юнәлешләре булуын, ә авылдагы халыкны эш белән тәэмин итүдә гаилә фермаларының мөһимлеген билгеләп үтте ул. "Хуҗалыгында 7шәр-8әр сыер асраучылар бар икән, бу инде гаилә фермасы, дигән сүз. Аларга без дә булышырга әзер, район да игътибарны арттырсын, - диде ул. - Гаилә фермаларын көчәйтү сезнең район өчен дөрес юл булырга тиеш".
    Районда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 28, 1 центнер уңыш алына. Көн саен 4 процент мәйданны җыеп алганда, уракны августның 20ләренә төгәлләү мөмкинлеге бар. Президент күрсәтмәсе дә шундый. Аның бит әле рапс, кукуруз, шикәр чөгендере кебек культураларын җыеп аласы, көзге чәчүе, башка эшләре дә бар.
    Әйе, икмәк һәммәбезгә кирәк, ансыз тормыш юк. Маңгай тире, авыр хезмәт белән үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп, амбарларга урнаштырып бетермичә, игенче тынгылык белми. Моны эшләргә уңай һава шартлары бирсен Ходай.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: