САРМАН
  • Рус Тат
  • Кәҗә, кәҗәкәй

    Ха­лык элек-элек­тән кә­җә сө­те­нең мог­җи­за­лы сый­фат­лар­га ия икә­нен һәм аны эч­кән ке­ше­нең авыр чир­ләр­дән дә дә­ва­ла­на ал­га­ны­на ышан­ган. Гип­пок­рат үп­кә авы­ру­ын­нан кә­җә сө­те бе­лән дә­ва­ла­ныр­га ча­кыр­ган, Әбү­га­ли­си­на исә, "кә­җә сө­тен эч­кән ке­ше­гә карт­лык ма­раз­мы яна­мас",- ди­гән. Хә­зер­ге за­ман бел­геч­лә­ре әй­тү­ен­чә, кә­җә сө­те­нең сос­та­вын­да шак­тый күп фай­да­лы мат­дә­ләр һәм ми­не­рал­лар бар....

    Ха­лык элек-элек­тән кә­җә сө­те­нең мог­җи­за­лы сый­фат­лар­га ия икә­нен һәм аны эч­кән ке­ше­нең авыр чир­ләр­дән дә дә­ва­ла­на ал­га­ны­на ышан­ган. Гип­пок­рат үп­кә авы­ру­ын­нан кә­җә сө­те бе­лән дә­ва­ла­ныр­га ча­кыр­ган, Әбү­га­ли­си­на исә, "кә­җә сө­тен эч­кән ке­ше­гә карт­лык ма­раз­мы яна­мас",- ди­гән.

    Хә­зер­ге за­ман бел­геч­лә­ре әй­тү­ен­чә, кә­җә сө­те­нең сос­та­вын­да шак­тый күп фай­да­лы мат­дә­ләр һәм ми­не­рал­лар бар. Се­а­лин кис­ло­та­сы им­му­ни­тет­ны ны­гы­та. Каль­ций - сө­як­ләр, тыр­нак­лар һәм чәч­ләр өчен, ка­лий - йө­рәк сис­те­ма­сы­на, ә ко­бальт - мат­дә­ләр ал­ма­шы­на ки­рәк. Фос­фат­лар һәм ак­сым­нар аш­ка­за­ны чир­лә­ре­ннән дә­ва­лар­га мөм­кин.

    Белгеч киңәше

    Әл­фия Миң­нәх­мәто­ва, ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се та­би­бы:

    - Кә­җә үр­че­тү­гә кил­гән­дә, ул ел­га ике- өч бә­рән ки­те­рә. Ур­та­ча тугыз-ун ел яши, иң күп дигәндә - унҗиде ел. Кай­бер сөт­ләч то­кым­лы кәҗәләр тәү­лек­кә сигез литр­га якын сөт би­рер­гә сә­ләт­ле.

    Кә­җә са­тып ал­ган­да, бик игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ки­рәк. Ба­ры­сы да мө­һим: нә­се­ле дә, кы­я­фә­те дә. Ях­шы кә­җә, йөр­гән­дә, сак һәм әк­рен бу­ла. Киң һәм кү­ләм­ле гәү­дә - үп­кә­лә­ренең ях­шы хәл­дә бу­лу­ы­ның күр­сәт­ке­че. Йо­ны неч­кә, имчәк­лә­ре ма­тур фор­ма­да бу­лыр­га ти­еш.

    Шу­лай ук кә­җә сө­те яр­дә­мен­дә ате­роск­ле­роз, йот­кы­лык то­ту, ба­выр чир­лә­рен, маң­ка­лау һәм эч ка­ту­ны дә­ва­лый­лар.

    Кә­җә сө­тен ха­лык ме­ди­ци­на­сын­да кул­ла­ну

    - Хро­ник брон­хит ва­кы­тын­да бер чы­на­як ­сөт­кә аш ка­ла­гы бал са­лып, көн­гә өч тап­кыр эчәр­гә;

    - Ютәл ва­кы­тын­да кә­җә сө­тен кай­на­тып эчәр­гә;

    - Җен­си көч­сез­лек­не дә­ва­лау өчен дә кә­җә сө­тен­дә пеш­кән шал­кан ашар­га яки 1 ста­кан әс­тер­хан чик­лә­ве­ген сөт бе­лән ашар­га тәкъ­дим ите­лә;

    - Ги­пер­то­ни­я­дан сөт­тә ки­шер ор­лык­ла­рын кай­натып эчәр­гә ки­ңәш итә­лә;

    - Ге­мор­рой­дан ач ка­рын­га эрем­чек суы эчәр­гә, ә ор­га­низм­ны чис­тар­тыр өчен эрем­чек су­ы­на ике чәй ка­ла­гы тоз са­лыр­га;

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: