Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә. "Сарман" агрофирмасында бу эшкә кичә керештеләр.
"Татлы тамыр 3262 гектарда игелде, - ди агрофирманың чөгендер игү буенча агрономы Рамил Шакирҗанов.- Чөгендер алуда дүрт "Ропа-Тигр" комбайны, бер "Ропа-Маус" эшли. Һәр гектардан уртача 440 центнер уңыш чыга, 1100 тонна чөгендер казылды инде"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз