САРМАН
  • Рус Тат
  • Башта төзәт, аннан эшлә

    Хәзер, элекке еллардагыдай, "Техникаң булса төзек - эшеңдә булмас өзек" дигән өндәмәләрне кулланмыйлар инде. Ләкин, моңа карап кына, аларның әһәмиятлелеге кимеми. Югарыдан караш Нәҗип Хаҗипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары: - Терлекләргә сыйфатлы азык әзерләнергә тиеш. Монда җитәкченең генә түгел, механизаторларның да кызыксынып эшләве кирәк. Ә аның...

    Хәзер, элекке еллардагыдай, "Техникаң булса төзек - эшеңдә булмас өзек" дигән өндәмәләрне кулланмыйлар инде. Ләкин, моңа карап кына, аларның әһәмиятлелеге кимеми.
    Югарыдан караш
    Нәҗип Хаҗипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары:
    - Терлекләргә сыйфатлы азык әзерләнергә тиеш. Монда җитәкченең генә түгел, механизаторларның да кызыксынып эшләве кирәк. Ә аның өчен хезмәтенә тиешле түләү, ягъни сыйфатка карап, өстәмә түләү шарт . Агрофирмаларда моның буенча положениеләр эшләнгән. Районда техникаларның әзерлегеннән мин канәгать, тырышканнар, рәхмәт. Җәйләүләрдә дә күп эшләр башкарылган. Аларда сөтүткәргечләр урнаштырырга кирәк, бу савымчыларның эшен җиңеләйтүгә генә түгел, сөт сыйфатын яхшыртуга да китерәчәк.
    Терлек азыгы әзерләүдә эшләячәк техникаларның һәм, берочтан, азыкларны саклау урыннарының нинди хәлдә булуын атна башында районга килгән азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, министрлык вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар белгечләре бергәләп бәяләделәр. Техникалар машина-техника станцияләрендә һәм алар каршындагы мәйданда тезеп куелган иде. Нәҗип Нәкыйпович һәр чапкычны кабыздыртып, эшләттереп карады. "Җәлил" агрофирмасында бер "Макдон" чапкычының уру механизмы көйләнеп бетмәвенә күрсәтте. "Сарман" һәм "Нөркәй" агрофирмаларында азык әзерләү комбайннары тулысынча төзекләндерелгәннәр иде. "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә исәптә торучы "Полесье" комбайнын күрү "бәхетенә" ирешмәделәр - аны агрофирманың үзәктәге МТСында, диделәр. Тикшерүләр барышында азык әзерләү комбайннарының чапкычларын үткенләү җайланмаларына кадәр күздән үткәрелде. Аларга утырып эшләрдәй механизаторлар булу, янгын сүндерүгә көйләнгән машиналарның торышы, ватыла калсалар, урынга барып хезмәт күрсәтүче бригадалар, үлчәү хуҗалыгы, кыскасы, бер егермеләп күрсәткеч буенча куелды бәя. Моннан тыш әле азык культуралары мәйданнарының структурасы, күпьеллык үләннәрне яңарту буенча эшләү, силос, сенаж базларын әзерләү дә игътибарга алынды. Иң яхшы әзерлекле дип "Нөркәй" агрофирмасы табылды. Рәсми телдә әйткәндә, ул министрлык эшләгән бәяләү системасы буенча 130 мөмкинлектән 123 балл җыйды. Башкалар аннан бераз гына калышты.
    Район хуҗалыкларында. 13374 баш мөгезле эре терлек, 1494 баш дуңгыз асрала, 119 ат бар. Кышлату чорын исән-имин һәм әйбәт кенә продукция алып чыгар өчен, бер баш шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге кирәк. Азык культураларының мәйданнары, булачак уңышка прогнозлар буенча ул 38 центнер булыр, дип планлаштырыла. Быел терлек азыгы әзерләүгә аеруча игътибар биреләчәк, атап әйткәндә, аның сыйфатына (туклыклылыгына, витаминнар, микро-, макроэлементларга байлыгы) басым ясалачак. Бу турыда, районга килгәч, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе үк әйткән иде. Сыйфатлы азык әзерләү өчен мөмкинлекләр бар, диләр белгечләр.
    Җирле караш
    Илнур Салихов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы:
    - Районда күпьеллык үләннәр 7984 гектар мәйдан били. Аларны яңарту буенча былтыр да әйбәт эшләдек - 2600 гектарда чәчтек, быел да 1912 гектарда каплам астына чәчү башкарылды. 2255 гектарда берьеллыклар чәчелде, 3225 гектарда силоска дигән кукуруз бар. Силос, сенаж заманча технологияләр буенча әзерләнәчәк. Терлек азыгы әзерләүне оптималь срокларда башкарып чыгу өчен техника җитәрлек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: