САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сарман" агрофирмасында техник карау үтте

Бүген «Сарман» агрофирмасында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар узды. Ул «Марс» (Янурыс), «Үрнәк-Айтуган» (Мортыштамак) ХПКларында, «Әлмәт-Кәүҗияк» бүлекчәсенең «ХПК-1» да һәм Сарман МТСында үтте. Анда дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов, «Сарман» агрофирмасының җитештерү буенча директор урынбасары Илшат Һадиуллин, агрофирманың баш инженеры Илшат Нургалиев, «Марс»...

Бүген «Сарман» агрофирмасында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар узды. Ул «Марс» (Янурыс), «Үрнәк-Айтуган» (Мортыштамак) ХПКларында, «Әлмәт-Кәүҗияк» бүлекчәсенең «ХПК-1» да һәм Сарман МТСында үтте. Анда дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов, «Сарман» агрофирмасының җитештерү буенча директор урынбасары Илшат Һадиуллин, агрофирманың баш инженеры Илшат Нургалиев, «Марс» ХПКсының җитәкчесе Радик Сәхипов, «Үрнәк-Айтуган» бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров, «ХПК-1»ның Кәүҗияк ремонт-механик мастерское мөдире Илгизәр Хәертдинов, «ХПК-1»ның әйдәп баручы инженер-механигы Әскәть Галиев (Әлмәт) һәм Сарман МТСы начальнигы Равил Әһелтдинов катнаштылар. Тракторын иң яхшы әзерләүче - Әлмәт авылыннан Ринат Сәгъдәтов (төп фотода).

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X