САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда кызу темплар белән терлек азыгы әзерләнә

Бү­ген­ге көн­дә ра­йон­да кы­зу темп­лар бе­лән тер­лек азы­гы әзер­лә­нә. Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү һәм мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов­ның чыгышы - шул хакта. - Тер­лек азы­гы әзер­ләү өчен бы­ел­ның җәе бик үк уңыш­лы баш­лан­ма­ды. Дө­рес, яң­гыр­лы көз, кар­лы кыш һәм җы­лы яз бар­лык авыл ху­җа­лы­гы куль­ту­ра­ла­рын­нан юга­ры уңыш...

Бү­ген­ге көн­дә ра­йон­да кы­зу темп­лар бе­лән тер­лек азы­гы әзер­лә­нә. Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү һәм мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов­ның чыгышы - шул хакта.

- Тер­лек азы­гы әзер­ләү өчен бы­ел­ның җәе бик үк уңыш­лы баш­лан­ма­ды. Дө­рес, яң­гыр­лы көз, кар­лы кыш һәм җы­лы яз бар­лык авыл ху­җа­лы­гы куль­ту­ра­ла­рын­нан юга­ры уңыш алу өчен уңай­лы шартлар тудырган иде, әм­ма иң ки­рәк ва­кыт­та - ап­рель, май ай­ла­рын­да, июнь ба­шын­да яң­гыр­лар­ның бул­ма­вы нык кы­на ко­ма­чау­ла­ды.

Ра­йон бу­ен­ча тер­лек азы­гы куль­ту­ра­ла­ры бы­ел 16132 гек­тар­да чә­чел­де. Бу - бар­лык сө­рү­лек җир­ләр­нең 17 про­цен­ты. Шу­ның эчен­нән күпь­ел­лык үлән­нәр - 7718, берь­ел­лык үлән­нәр - 5303, ку­ку­руз - 3111 гек­тар­да. 5450 гек­тар күпь­ел­лык һәм берь­ел­лык үлән мәй­дан­на­рын­нан - пе­чән алу, ә 7571 гек­тар­да­гы күпь­ел­лык һәм берьел­лык үлән­нәр­дән - се­наж, 3111 гек­тар­да­гы ку­ку­руз­дан си­лос са­лу план­лаш­ты­рыл­ды. Бы­ел­гы җәй­дә бар­лы­гы 38 мең тон­на, ягъ­ни бер шарт­лы тер­лек­кә 35 цент­нер азык бе­рәм­ле­ге әзер­ләр­гә ки­рәк. Пе­чән­не - 12863 тон­на, се­наж­ны - 65177, си­лос­ны 66430 тон­на әзерләү планлаштырылды. Бо­лар­дан тыш, 17400 тон­на са­лам әзер­ләү бу­ры­чы да ку­ел­ды.

Юга­ры сый­фат­лы тер­лек азы­гы әзер­ләү өчен дүрт зве­но тө­зел­де. Кыр­лар­да бар­лы­гы 12 чап­кыч (6 сы - үз­йө­реш­ле "Мак Дон", 6 сы - әй­лән­дер­геч тех­ни­ка), 6 тыр­ма, 5 - азык җыю ком­бай­ны (3 се - "Я­гу­ар"), 15 - пресс­ла­гыч, 20 ки­бән куй­гыч һәм тө­я­геч тех­ни­ка эш­ли. Алар­ның эш­кә әзер­ле­ген июнь ба­шын­да рес­пуб­ли­ка авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы­ның күч­мә ко­мис­си­я­се тик­шер­де. "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сы - I, "Сар­ман" һәм "Җә­лил" - II, "Ту­ган як" аг­ро­фир­ма­сы III урын­га ла­ек бул­ды.

Ра­йон­да тер­лек азы­гы әзер­ләү уңыш­лы баш­лан­ды - явып үт­кән яң­гыр­лар җи­тәр­лек кү­ләм­дә тер­лек азы­гы куль­ту­ра­ла­ры әзер­ләү өме­те бир­де. Бү­ген­ге көн­дә пе­чән - 1200, ягъ­ни план­ның унбер про­цен­ты кү­лә­мен­дә, се­наж - 14300 (31 про­цент), яф­рак азык 28 тон­на (59 про­цент) әзер­лән­де. Бу - бер шарт­лы тер­лек­кә 4,6 цент­нер азык бе­рәм­ле­ге, ди­гән сүз. Ра­йон бу­ен­ча күпь­ел­лык үлән­нәр 5000 гек­тар­да ча­был­ды. Бу - бар­лык кү­ләм­нең 67 про­цен­ты.

Реклама

Район оешмалары яфраказык әзерләүдә катнашалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев