САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эш табыш китерергә тиеш

4 нче декабрьдә «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк терлекчелек комплексында терлекләрне уңышлы кышлату мәсьәләләренә багышланган семинар булды. Аны «Агрокөч төркеме» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиев алып барды. Агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов 11 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, барлык күрсәткечләр анализланды, продукция җитештерүне арттыру юллары барланды. «Агрокөч төркеме»нең терлек азыгы буенча...

4 нче декабрьдә «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк терлекчелек комплексында терлекләрне уңышлы кышлату мәсьәләләренә багышланган семинар булды. Аны «Агрокөч төркеме» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиев алып барды.
Агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов 11 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, барлык күрсәткечләр анализланды, продукция җитештерүне арттыру юллары барланды. «Агрокөч төркеме»нең терлек азыгы буенча баш зоотехнигы Ленар Ситдиков рационнар төзү буенча киңәшләрен бирде. Райондагы агрофирмаларда савым сыерлар көтүен таналар хисабына яңарту әйбәт кенә барса да (100 сыерга 29 тана кергән), алардан сөт савуны арттыру юнәлешендә эшләп бетерәселәре бар әле. Контроль савулар оештыру, исәп эшен тиешенчә алып бару, ветеринария, ясалма орлыкландыру хезмәтләрен тиешле югарылыкка кую - болар барысы да күбрәк продукция җитештерү өчен кирәк.
Бүген Кәүҗияк комплексында бер сыердан көнлек савым 10 килограмм тәшкил итә. Тик бу һич канәгатьләнерлек түгел, дип билгеләде И.Гыймадиев. Ашатырга азык та, башка шартлар да җитәрлек. Ләкин кайда нәрсә эшләп җиткерелми? Генераль директор ныклы анализ ясап, күрсәткечләрне арттыру өчен барын да эшләргә чакырды, белгечләр алдына катгый бурычлар куйды: агрофирмалар табышлы эшләргә тиеш. Семинар-киңәшмәдә «Агрокөч төркеме» җәмгыятенә кергән барлык агрофирмаларның (күрше районнардагылар да) баш белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев