САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бергә тарткан йөк җиңел

Җирлекләрдә исәп-хисап җыелышлары уздыру үзе бер матур традициягә әверелеп бара. Авыл халкына бер күрешү, очрашып сөйләшү җае да чыга. Рәхәтләнеп концертын карый, кайнар коймак белән сыйлана. Янурыс авылы җирлегендәге җыен да оешкан төстә үтте. Җыелышта район башлыгы Нәфис Закиров катнашты. Җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева иң элек узган ел башкарылган эшләр...

Җирлекләрдә исәп-хисап җыелышлары уздыру үзе бер матур традициягә әверелеп бара. Авыл халкына бер күрешү, очрашып сөйләшү җае да чыга. Рәхәтләнеп концертын карый, кайнар коймак белән сыйлана. Янурыс авылы җирлегендәге җыен да оешкан төстә үтте. Җыелышта район башлыгы Нәфис Закиров катнашты. Җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева иң элек узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде.
Бүгенге көндә Янурыс, Каташ-Каран, Иске Әхмәт авылларын берләштергән җирлектә 296 хуҗалык бар. Барлыгы 770 кеше яши, шуларның 318се - эш яшендә, 139 бала, 190ы - пенсионер. Авыл хуҗалыгын үстерү буенча тормышка ашырыла торган федераль, республика, районның күптөрле максатчан программалары җирлектә дә уңышлы эшләп киләләр. Шуларнын иң популяры - шәхси хуҗалыкны үстерү өчен бирелүче кредитлар.Узган ел аннан файдаланучылар саны 35 кеше булып, алынган кредитлар 4 миллион 180 мең сумны тәшкил иткән. Халыкның күпчелек өлеше абзар-кура яңарткан, терлек, умарта кирәк-яраклары алган. Гөлүс Әхмәтҗановның гаилә фермасында заанин токымлы 40 баш кәҗә, 25 баш бәтиләре бар. Быел аларның баш санын 100гә җиткерергә исәпли икән хуҗалык башлыгы. Эшләрен тагын да җәелдерү нияте белән, Әхмәтҗановлар элеккеге колхоз фермасының ике торагын алганнар. Киләчәккә планнары зурдан. Авылда яшьләрнең дә мөстәкыйль көн күрергә тырышулары - зур куаныч. Узган ел кечкенә генә кибет ачып, үз эшен башлап җибәргән Илнар Гәрәев, инде икенче кибетне арендага алып, халыкка көнкүреш товарлары сата һәм Әхкямов Булат белән берлектә мебель цехы төзү белән мәшгүль. Лизинг грант буенча алынган теплицаларында бертуган Сәлимовлар быел беренче уңышларын җыеп алганнар. Мәшгульлек үзәге аша бер кеше 58800 сумлык ярдәм алып, йөк ташу эшен башлап җибәргән. Җирлектә рәсми эшсез булып теркәлүчеләр беткән.
Ветераннар тормышы - һәрвакыт игътибар үзәгендә. Дәүләт программасы нигезендә торак шартлары яхшыртылган, алар белән очрашулар уздырыла, бәйрәмнәрдә агрофирма тарафыннан күчтәнәчләр бирелә.
Авылларда даими рәвештә чистарту-төзекләндерү эшләре үткәрелә. Зиратларны тәртиптә тоту, мәчетләрдә өмәләр уздыру, авыз ачтыру, Корбан ашларына чакыру күркәм гадәткә кергән. Мондый чаралар вакытында һәм, гомумән, авыл җирлегендә туган проблемаларны хәл иткәндә, район, агрофирма, бүлекчә җитәкчелегенең ярдәменә таяна авыл халкы. Ә көндәлек эшләрне биредә күмәкләшеп, ярдәмләшеп башкаралар.
Каташ Каран авылында яңа мәдәният йорты ачылу уңаеннан булган шатлыклы вакыйга турында хәбәр иткән идек инде. Ул бүген эшен тыгыз графикта алып бара. Күп функцияле булгач, анда төрледән-төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли, күңел ачу кичәләре, концерт-театрлар оештырыла. Авыл халкы да бик актив. Янурыс мәдәният йортын ремонтлау өчен дә республика бюджетыннан акча бүленгән. Инде түбәсе яңага алыштырылган, электрүткәргечләрне яңарту өчен район бюджетыннан 400 мең акчалата ярдәм булган. Киләчәктә дә төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәк.
Җирлектә күп балалы гаиләләргә җир бирү программасы да уңышлы үтәлеп килә. Уналты гаиләгә җир участогы бүленеп бирелгән инде, тагын унике гаиләгә бирү мөмкинлеге бар. Киләчәктә бу яңа урамга юл салу программага кертелгән.
Халыкка бер тугызъеллык, бер башлангыч мәктәп, ике балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике мәдәният йорты, ике китапханә хезмәт күрсәтә. Ике ФАПта да 100әр мең сумлык ремонт эшләре башкарылган.
Шулай ук элемтә бүлеге, алты шәхси кибет халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен хезмәт куялар.
Җыелышта шулай ук "Сарман" агрофирмасына караган әлеге җирлек бүлекчәсенең эшчәнлеге, күрсәткечләре, аның хезмәтчәннәре турында агрофирма җитәкчесе Рәшит Хәбетдиновның чыгышы тыңланды. Авыл җирлегендәге хокук саклау, тәртип мәсьәләләренә, уздырылган акцияләргә участок инспекторы Айгөл Дәүләтҗанова тукталды. Район башлыгы Нәфис Закиров районның иҗтимагый-икътисади торышына анализ ясаганнан соң, авыл халкының сорауларына җавап бирде. Тантаналы рәвештә укытучы Фәридә Гыйләҗевага, почта хезмәткәре Ләйсирә Салиховага муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды. Җирлек башкарма комитеты бүләгенә бүлекчә җитәкчесе Радик Сәхипов, озак еллар башкарма комитет секретаре булып эшләгән Гүзәлия Нәҗипова лаек булдылар.
Янурыс җирлегендәге матур гамәлләрнең елдан-ел арта баруына, нәтиҗәле эшләр башкарылуына без дә сөенеп кайттык. Бердәм хезмәт мул уңыш бирә, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев