САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әйбәт эшләгәннәргә дәүләт ярдәме дә бар

Бүген терлекчелектә төп бурыч - терлекләрне кышлатуны уңышлы төгәлләү. Ә бу - продукция алуны киметмәү, шул ук вакытта алга карап эш итү дә, дигән сүз. 15 нче апрельдә Актаныш районының Сәфәр хуҗалыгында узган зона семинар-киңәшмәсендә сүз терлекчелек тармагында I кварталда ирешелгәннәр һәм проблемалар турында барды. Семинар-киңәшмәгә Тукай, Түбән Кама, Зәй,...

Бүген терлекчелектә төп бурыч - терлекләрне кышлатуны уңышлы төгәлләү. Ә бу - продукция алуны киметмәү, шул ук вакытта алга карап эш итү дә, дигән сүз. 15 нче апрельдә Актаныш районының Сәфәр хуҗалыгында узган зона семинар-киңәшмәсендә сүз терлекчелек тармагында I кварталда ирешелгәннәр һәм проблемалар турында барды.
Семинар-киңәшмәгә Тукай, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш ветеринария инспекторлары, селекция-нәсел хезмәте начальниклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре, хуҗалыкларның терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары, экономистлар чакырылган иде. Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Ул I квартал нәтиҗәләрен анализлап, продукция җитештерүне, үрчем алуны киметкән, малларның күпләп үлүенә юл куелган хуҗалык белгечләрен тәнкыйть утына тотты. Алдынгы хуҗалыклар үрнәгендә сөт җитештерүне арттыруның гади генә юлларына да тукталды. Хөкүмәт субсидиясе терлекләрнең продукт бирүчәнлеге арткан һәм сөтнең майлылыгы, андагы аксым микъдарының билгеле нормалардан ким булмаган очракта гына биреләчәген дә әйтте ул. Өстәвенә, бу таләпләр елдан-ел катылана да бара. Шулай ук әзерләнә торган азыкның сыйфаты да игътибар үзәгендә булачак. Аны районнарга беркетелгән лабораторияләр тикшереп торачак.
Терлекчелектә эшләүчеләрне кызыксындыру максатыннан, зоотехниклар һәм ветеринария табиблары өчен 100 мең сумлык грантлар да булдырылган иде. Аңа ия булу өчен, билгеле бер критерийларны үтәү шарт. Грантлар йөзәр табиб һәм зоотехникка биреләчәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары, терлекчелек буенча консультант Альберт Шәрипов әйтүенчә, I кварталда районда 55270 центнер сөт, 4301 центнер ит җитештерелгән. Бу күрсәткечләр узган елның шул чорына карата 102-103 процент тәшкил итә. Ел башыннан һәр сыердан уртача 1105 килограмм сөт савылган. Терлекләрнең баш саннары кимүгә юл куелмаган, бозау алу былтыргыга карата 106 процент тәшкил иткән. Иң күп сөт - 22855 центнер - "Нөркәй" агрофирмасында җитештерелгән, тик ул былтыргыдан артык түгел. Ә менә "Сарман" агрофирмасында ул артыграк савылган. Гаилә фермалары әйбәт кенә эшлиләр һәм район күрсәткечләренә үз өлешләрен кертәләр.
Язгы кыр эшләре башланды дип, терлекчелек игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Шимбә көнне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә үз чыгышында моны министр Марат Әхмәтов та ассызыклап әйткән иде. Терлекчелек исә табышлы тармак була ала, семинар-киңәшмә барышында андый хуҗалыклар үрнәккә әз китерелмәде. Ә уңышлы эш тәҗрибәсен куллануны тыйганнарын күргән юк әле.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә хуҗалыкның терлекчелек фермасында булдылар. Анда һәркем үзенә үрнәк итеп алырдай, үзендә булдырырдай нәрсә дә булса күргәндер. Болай шәп була икән, кара, ничек ясап куйганнар, дигәнрәк сүзләр ишетелгәләде чөнки. Хуҗалык җитәкчесе булып исә безнең район егете Ленис Вәлиев эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев