САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вакытның кадерен белеп

"Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсендә урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Бүгенге көндә бүлекчә хезмәтчәннәре 260 гектарда көзге бодайны суктырдылар. Уңыш начар түгел - гектарыннан 15,2 центнер тәшкил итә. Ул вакытында элеваторга ташып барыла. Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре Илмир Хафизов, Илнар Нурисламов, Рафил Ахунов, Айназ Хәбибуллин тырыш хезмәт куялар. Көзге бодайны...

"Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсендә урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Бүгенге көндә бүлекчә хезмәтчәннәре 260 гектарда көзге бодайны суктырдылар. Уңыш начар түгел - гектарыннан 15,2 центнер тәшкил итә. Ул вакытында элеваторга ташып барыла. Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре Илмир Хафизов, Илнар Нурисламов, Рафил Ахунов, Айназ Хәбибуллин тырыш хезмәт куялар. Көзге бодайны алдан "МагДон" комбайны белән Ренат Илдарханов теземнәргә салды. Икмәк суктырылганнан соң, Рөстәм Миннегалиев, Мөнир Әнвәров саламны кипләп баралар. Рифкать Ахунов аны фермага ташып тора. Басуда янгын сакчылыгы чаралары да күрелә - Дамир Гайсин су ташучы трактор белән комбайннар янында дежур тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X