САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Умарталарны кышлату

Кышын яхшы чыккан бал кортлары җәен мул итеп бал бирәчәген тәҗрибәле умартачы белә. Шуңа аларны тиешле шартларда кышлатуны хәстәрли ул. Кортлар бу вакытта күбрәк игътибар сорый; чөнки алар кышын үзләренә ярдәм итә алмыйлар. Даими рәвештә кортларның хәлен белеп, ярдәм итеп торырга кирәк. Кортлар янына омшанникка кергәндә, пыяласы кызыл төскә буялган...

Кышын яхшы чыккан бал кортлары җәен мул итеп бал бирәчәген тәҗрибәле умартачы белә. Шуңа аларны тиешле шартларда кышлатуны хәстәрли ул.
Кортлар бу вакытта күбрәк игътибар сорый; чөнки алар кышын үзләренә ярдәм итә алмыйлар. Даими рәвештә кортларның хәлен белеп, ярдәм итеп торырга кирәк. Кортлар янына омшанникка кергәндә, пыяласы кызыл төскә буялган фонарь кулланырга онытмагыз. Кызыл уттан кала яктылык, умарта эченә үтеп, кортларны йокы хәленнән уята. Кышлатуга керткәндә, умартага төшерелгән резин көпшәнең тышкы очын колагыңа куеп, күчләрнең хәлен белеп була. Әгәр күчләр тыныч тавыш белән әкрен генә гүли икән, умартага яшәү шартлары яхшы, кортларның сәламәтлеге әйбәт дигәнне аңлата. Кышлату өендәге кортларга тиешле шартлар тудырылганда, күчләр азыкны күп кулланмый, тыныч булалар. Кышлату өендә температура нольдән алып плюс икегә кадәр, һаваның чагыштырмача дымлылыгы 75-85 процент булырга тиеш. Дымлылыкны психрометр яки түшәмдәге һәм стенадагы бәскә карап, яки чүпрәк капчыкка салынган тоз ярдәмендә белеп була.
Кышлату өендә температура плюс дүрттән югары булганда, ояда йомгак тарала башлый. Кортлар азыкны күбрәк ашыйлар. Аларның эчәкләре тула, эч китү килеп чыга һәм, нәтиҗәдә, гаилә хәлсезләнә һәм үлә. Җылылык кирәгеннән артып китсә, җилләтү чарасын күрергә кирәк. Вентиляция торбаларын, ояда очу тишекләрен тулысынча ачарга, үтәли җил (сквозняк) ясамыйча, ишекләрне төнгелеккә ачып куярга. Җилләтмәгән очракта кортлар, тузынып, бөтен рамнарга таралалар һәм шаулашырга тотыналар.
Бер килограмм ашаган балга умарта кортлары 680 грамм су парлары бүлеп чыгара. Дымлылык югары булганда, бал дымлылыкны үзенә сеңдерә башлый, ачый. Андый бал ашаган кортларда эч китү башлана, умарта эчендә авыр ис барлыкка килә. Кортлар ярсый, оядан чыгалар, куну такталарын пычраталар. Бу нозематоз белән авыруны яки ояда яфрак балы булуын күрсәтә. Артык дым китсен өчен, рамнар өстендәге киндер тукыма аз гына бөкләп куела. Үтәли җил ясамыйча, җилләтү чарасын күрергә кирәк.
Умарта өендә корылык умарта кортларының суга сусавын нык арттыра. Сусауны басу өчен, алар бик күп бал ашыйлар - бу да эчәкләрнең артык тулуына китерә. Кортлар оядан чыгып үләләр. Бинага кар тутырылган чиләкләр кертергә, юеш чүпрәкләр эләргә, рамнар өстенә юеш мамык куярга яки очу тишегеннән сулы шешәдән фитиль төшерергә була.
Очып чыгу ярыкларын ай саен үле кортлардан чистартып торалар. Тәҗрибәле умартачылар көздән үк оя төбенә кәгазь җәеп калдыра. Бу очракта оядагы хәлне белү өчен кәгазьне генә тартып чыгарасы. Кәгазь җәеп калдырылмаса, үлгән кортларны тимерчыбыктан ясалган кисәү агачы белән чыгарасы. Үлгән кортлар юеш икән, оя дымлы. Шикәр кисәкләре булса, бал кристаллашкан, кортлар ач. Үлгән кортларның башы яки гәүдәсе юк икән, ояга тычкан кергән. Азык җитмәгәндә, умарта кортлары коры яфрак шаулавына охшаган тавыш чыгаралар. Вакытында чара күрелмәсә, ач кортлар кәрәз күзәнәкләре эченә кереп үләләр. Узган көздә барлык үсемлекләр 15-20 көнгә иртәрәк чәчәк атып бетерде. Кышлатуның 6-7 аена азык запасы бетүнең 15-20 көнен дә өстәсәң, күпкә җыела. Эчәкләрдә нагрузканы киметү өчен дә өстәмә азык - канди бирергә кирәк.
Бал кристаллашканда, ачыганда, яфрак балы булганда, кышка оя дөрес җыелмаганда - аз баллы рамнарга йомгакка урнашканда, азык беткәндә, кортларга өстәмә азык - шикәрле-баллы камыр - канди бирелә. Берәр килограмм канди целлофан пакетларда рамнар өстенә, йомгак урнашкан урынга куела. Пакетны берничә урыннан энә белән тишәргә кирәк. Канди составында бал, шикәр пудрасы, су, дәвалау препаратлары бар. Кандины кортлар кирәк кадәр генә алалар, кәрәз күзәнәкләренә күчермиләр. Дәвалау препаратлары кушылган канди ашаган кортлар сәламәтләнеп чыгалар. Иртә язда гаиләнең үсешен стимуллаштыру өчен февраль азагы, март башларында канди составына "кандисил" препараты кушып бирергә була.
Кышлату - бал кортлары өчен җитди сынау, ә умартачылар өчен бик тә җаваплы чор. Умартачының бурычы - кортларны исән-имин кышлатып чыгу.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X