САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сезнең хезмәт – тормыш нигезе

9 нчы октябрьдә Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы булды. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм...

9 нчы октябрьдә Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы булды. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Тантана алдыннан кунаклар икмәк эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Аннан соң аларны республика җитәкчесе котлады, аларга сәламәтлек, уңышлар теләде. Авыл хезмәтчәннәренә, тармак ветераннарына рәхмәт белдерде. Соңыннан бүләкләүләр, бәйрәм концерты булды. Тантанага чакырылучылар арасында район башлыгы Н.Закиров җитәкчелегендә безнең район вәкилләре дә бар иде. Аларның берсе - "Сарман" агрофирмасы терлекчесе Ләззәт Мортазин. Ул Каташ Карандагы фермада үгезләр симертүдә эшли.
Терлекчелеккә Ләззәт урау юллар белән килә. Ул заманында Бөтенсоюз күләмендә данлыклы булган Мәскәү финанс техникумын тәмамлый. Район финанс бүлегендә эшли. Соңрак "Сельхозхимия" берләшмәсенә күчә. Кыш айларында, известь карьеры туктап торган чорда, Ләззәт фермага эшкә килә. Шул килүдән кире китә дә алмый.
Агрофирмалар оешуның беренче елларында, хуҗалыклардан үгез бозауларны агрохолдингның башка бүлекчәләренә озаталар иде. Каташ Каранда агрофирманың эчке хаҗәтләре өчен генә терлекләр үстерүгә дип оештырылган группаны тора-бара киңәйтергә туры килә. Чөнки Ләззәт тәрбиясендәге маллар 900-1000әр грамм тәүлеклек үсеш бирә башлыйлар. Бүгенге көндә дә ул 12-18 айлык үгезләрнең һәркайсыннан 900 граммнан артык үсеш алып эшли. Аның тәрбиясендә таналар да бар. Фермада 100 баш савым сыерлык торак реконструкцияләнә, таналар, бозаулагач, шунда күчереләчәк.
- Малларны вакытында ашатсаң, эчертсәң, үсеш була инде ул, - ди Ләззәт. - Эшнең аның бер кыенлыгы да юк, күңел биреп эшләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев