Сарманда ветеринарлар тикшерүгә чыга
30 мартта 6:00 сәгатьтән, бруцеллез, лейкоз, лептоспироз һәм туберкулезга тикшерү өчен, Сарманда яшәүчеләрнең сыерлары һәм бозауларыннан кан алыначак. Шулай ук сыерларны, яшь мөгезле эре терлекләрне тире асты кигәвененә һәм гельминтозларга каршы эшкәртү үткәреләчәк, барлык төр хайваннарга себер язвасына каршы прививка ясалачак. Ветеринария хезмәте түләүле: ветеринария табибын өйгә чакыру - 150...
30 мартта 6:00 сәгатьтән, бруцеллез, лейкоз, лептоспироз һәм туберкулезга тикшерү өчен, Сарманда яшәүчеләрнең сыерлары һәм бозауларыннан кан алыначак. Шулай ук сыерларны, яшь мөгезле эре терлекләрне тире асты кигәвененә һәм гельминтозларга каршы эшкәртү үткәреләчәк, барлык төр хайваннарга себер язвасына каршы прививка ясалачак. Ветеринария хезмәте түләүле: ветеринария табибын өйгә чакыру - 150 сум, сыерлар һәм бозауларны эшкәртү - 145 сум, яшь мөгезле эре терлек һәм атларны эшкәртү - 58 сум, 10 башка кадәр сарыклар, кәҗәләр һәм дуңгызларны эшкәртү - 58 сум, 10 баштан артса - 138 сум. Ветеринария хезмәте өчен бәяләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан расланган (боерык 16.03.2009 N 48 Ф).
Район дәүләт ветеринария берләшмәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев