Сарман районында кыр эшләре башланды
Районда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. Күпьеллыклар - 1300, уҗым культуралары 800 гектарда өстәмә сый алдылар. "Сарман" агрофирмасында бу эшкә самолет та җәлеп ителде. Ә иртәнге якта, басуларны әле җебетмәгәндә, "Амазоне" агрегатлары эшли. "Җәлил" агрофирмасында 450 гектардагы костер басуларын ашлау төгәлләнде инде. Күпьеллык үлән басуларына һәр гектарга ике центнер исәбеннән...
Районда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. Күпьеллыклар - 1300, уҗым культуралары 800 гектарда өстәмә сый алдылар. "Сарман" агрофирмасында бу эшкә самолет та җәлеп ителде. Ә иртәнге якта, басуларны әле җебетмәгәндә, "Амазоне" агрегатлары эшли. "Җәлил" агрофирмасында 450 гектардагы костер басуларын ашлау төгәлләнде инде. Күпьеллык үлән басуларына һәр гектарга ике центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелә, ә уҗымнар аны 1,5 центнер күләмендә ала (физик авырлыкта). "Нөркәй" агрофирмасында ашлама кертүгә "Туман" агрегатлары белән чыктылар. Биредә көзге бодай басуларында 300 гектарда эш башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев