САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда зона семинар-киңәшмәсе үтте

Бүген районда «Нөркәй» агрофирмасы базасында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә терлекләрне җәйге асрауга күчү һәм терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Сарман, Зәй, Актаныш, Мөслим, Тукай, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарының баш ветеринария табиблары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары,...

Бүген районда «Нөркәй» агрофирмасы базасында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә терлекләрне җәйге асрауга күчү һәм терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Сарман, Зәй, Актаныш, Мөслим, Тукай, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарының баш ветеринария табиблары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, нәсел эше хезмәте начальниклары, хуҗалыкларның зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева аларны кыскача гына районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов үз чыгышында бүген агрохолдингта терлекчелек фермаларының эреләндерелүе, реконструкцияләнүе турында әйтеп, сөт җитештерүне 18-20 процентка арттыруның максат итеп куелуын билгеләп үтте.

«Нөркәй» агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды, терлек азыгы әзерләү планнары белән уртаклашты. Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек фәнни-техник үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров сөт терлекләре өчен югары протеинлы азык әзерләү һәм аны файдалану технологиясе турында сөйләде. Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров бозау алу күрсәткечләрен анализлады, таналар тәрбияләү мәсьәләсенә тукталды. Шулай ук терлекләрнең сакланышы, таможня берлегенең мал сую урыннарына кагылышлы регламенты, азык һәм туфрак анализы, башкалар турында сүз булды. Нәҗип Хаҗипов терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләрен анализлады. Ул терлекләрнең баш саннарын, продукция җитештерүне киметкән хуҗалыкларны исемләп атап, бер сыердан 6,5 -7,5 килограмм сөт саву кебек күрсәткечләрне киләчәктә күрергә теләмәвен белдерде. Нәҗип Нәкыйпович сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру юлларына тукталды, 2015 елда алда торган бурычларны атап китте.

Аннан соң семинар-киңәшмәдә катнашучылар агрофирманың Юлтимер комплексында булдылар. Савым сыерларны ашату, аларга ветеринария хезмәте күрсәтү, бозауларны тәрбияләү технологиясе, кыскасы, комплексның эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев