САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк"

"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк" Са­бан­туй­лар ал­дын­нан ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек идарә­се, «Рос­сель­хоз­центр»­ның ра­йон фи­ли­а­лы, аг­ро­фир­ма­лар бел­гечлә­реннән тор­ган ко­мис­сия ба­су­лар­ның то­ры­шын ка­рап, алар­га бәя би­реп чык­ты­лар. Ан­да ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров та кат­наш­ты. Чәчү­лекләр­не ка­рау аг­рар көл­ли­ят­нең ар­па ба­су­ын­нан баш­лан­ды. 17 нче май­да ра­йон­га эш­лек­ле сәфәр белән килгәч, авыл ху­җа­лы­гы...

"Гектарыннан 50 центнер бирәчәк"

Са­бан­туй­лар ал­дын­нан ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек идарә­се, «Рос­сель­хоз­центр»­ның ра­йон фи­ли­а­лы, аг­ро­фир­ма­лар бел­гечлә­реннән тор­ган ко­мис­сия ба­су­лар­ның то­ры­шын ка­рап, алар­га бәя би­реп чык­ты­лар. Ан­да ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров та кат­наш­ты.

Чәчү­лекләр­не ка­рау аг­рар көл­ли­ят­нең ар­па ба­су­ын­нан баш­лан­ды. 17 нче май­да ра­йон­га эш­лек­ле сәфәр белән килгәч, авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әхмә­тов­ны шу­шы ба­су­да кар­шы ал­ган­нар, һәм ул ба­суга әйбәт бәя биргән иде. Бу юлы ко­мис­сия та­ра­фын­нан ул 4,5 балл белән бәялән­де. Ни өчен, дигәндә, ар­па­да сеп­то­ри­оз авы­руы бар. Ул ел­ның ко­ры­лык­лы кил­үе нә­тиҗә­сендә күбрәк күзә­телә икән. Аңа кар­шы эшкәртү әле үтмәгән, бал­лар шу­ңа ки­ме­тел­де. Көл­ли­ят­нең 843 гек­тар биләмәлә­ре бар. Сту­дент­лар­га аң-бе­лем бирү белән беррәттән, биредә иген­че­лектән шак­тый гы­на та­быш та ала­лар. Мәсәлән, был­тыр рапс­ның һәр гек­та­рын­нан бун­кер авыр­лы­гын­да ур­та­ча 19 цент­нер уңыш ал­ган­нар, бу алар­га гек­тар­дан 16 мең сум та­быш биргән. Рапс был­тыр да, бы­ел да 100 гек­тар­да чә­челгән. Рапс ба­суы «5»­легә бәялән­де. 185 гек­тар­да­гы «Сим­бир­цит» сорт­лы яз­гы бо­дай­дан да юга­ры уңыш көтәләр. Чөн­ки аның ор­лы­гын был­тыр гы­на яңарт­кан­нар. 195 гек­тар­да көз­ге бо­дай чә­челгән. Аның 30 гек­та­рын эли­та­лы «Ка­занс­кая-560» сор­ты алып то­ра. Бу да килә­се ел өчен беренче реп­ро­дук­ци­я­ле ор­лык бу­ла­чак, дигән сүз.

Ныклы "5"лелек

эшлиләр

ар­ман" аг­ро­фир­ма­сы­ның "Ти­мер­хан"­ сорт­лы ар­па ба­су­ын­да бар­лык тех­но­ло­гик ча­ра­лар­ның үтәлгән­ле­ге күзгә таш­ла­на: чәчү нор­ма­сы да сак­лан­ган, аш­ла­ма да кер­телгән, корт­кыч­лар­га кар­шы эшкәр­тергә дә өл­гергәннәр. Хә­зер бер­нигә би­решм­әячәк, дип нә­тиҗә яса­ды­лар һәм ба­су­га нык­лы "5" ле куй­ды­лар. Уз­ды­рыл­ган аг­ро­ча­ра­лар, үсем­лекләр­нең ку­ак­ла­нуы, бү­ген­ге то­ры­шы­на ка­рап, ба­су­ның һәр гек­та­рын­нан 50 цент­нер уңыш алып бу­ла­чак, дигән нә­тиҗәгә кил­деләр.

Шикәр чө­ген­де­рен бы­ел "Марс" бү­лекчә­сендә чәчкәннәр, ул 2600гек­тар мәй­дан би­ли. Ба­су­да бер чүп тә юк, ди­яргә бу­ла. Шу­ңа да ул иң юга­ры балл белән бәялән­де. Уз­ган ел­да һәр гек­тар­дан 369 цент­нер уңыш биргән чө­ген­дер. Бы­ел та­гын да юга­ры­рак­ка өмет то­та­лар. Аг­ро­фир­ма­да шу­лай ук сорт яңар­ту бу­ен­ча әйбәт кенә эш­лиләр. 2000 гек­тар­да беренче реп­ро­дук­ци­я­ле "Сим­бир­цит" яз­гы бо­дае чә­челгән. Аның уңыш бирү по­тен­ци­а­лы 30-32 цент­нер, диләр һәм шун­дый уңыш­ка өметләнәләр дә. Был­тыр бөр­тек­леләр­нең һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 28 цент­нер уңыш ал­ган бул­са­лар, бы­ел бу план­ка­ны да уз­мак­чы­лар. Яз­гы бо­дай­ны 8602 гек­тар­да чәчкәннәр, ар­па мәй­дан­на­ры 3200 гек­тар би­ли. 3763 гек­тар­да­гы көз­ге куль­ту­ра­лар­ның 1245ен арыш, кал­га­нын бо­дай алып то­ра.

- Алар­ны пар җирлә­ренә чәч­тек, кыш­ка ку­ак­ла­нып ке­реп кал­ды­лар, - ди баш аг­ро­ном Мир­гаҗәм Мир­за­са­ли­хов. - Яз со­ңа­рып килү сәбәп­ле, ба­су­лар­га керү тот­кар­лан­ды. Мо­ны кө­теп тор­мас­тан, аш­ла­ма­ны са­мо­лет­тан керт­тек. Мо­ңар­чы яң­гыр­лар бул­ма­ды бит. Бу үсем­лекләр та­мыр­дан тук­ла­на ал­мый, дигән сүз. Шу­ңа алар­га, "аш­ны" яф­рак­тан ал­сын­нар өчен, мик­ро-, мак­роэ­ле­мент­лар­га бай бул­ган би­омикс сип­терә­без. Бе­роч­тан авы­ру­лар­га һәм корт­кыч бөҗәкләргә кар­шы да эшкәр­теләләр.

Ашламаны - көздән

ә­лил" аг­ро­фир­ма­сы­ның 27810 гек­тар сөрү­лек җирлә­ре бар. Алар­ның 15496 гек­та­ры­на бөр­тек­леләр чә­челгән, шу­ның эченнән 3584 гек­та­рын көз­ге куль­ту­ра­лар алып то­ра. Тех­ник куль­ту­ра­лар­га 5760 гек­тар мәй­дан би­релгән, аның 2560 гек­та­ры - шикәр чө­ген­де­ренә.

- 190 гек­тар тәҗ­рибә учас­то­гы­быз бар, - ди баш аг­ро­ном Ра­фис Ка­ша­пов. - Ул бер­ничәгә бү­ле­неп, төр­ле аш­ла­ма­лар­ның тәэ­си­ре күзә­телә. 2 гек­та­ры бө­тенләй аш­ла­ма­лар­сыз үс­те­релә. Рапс­та да тәҗ­рибә үткәрә­без шу­лай.

Шикәр чө­ген­де­ре чәчүгә 2нче май­да чык­кан бул­ган­нар. Явым­нар бул­ма­гач, җирләр ин­де нык кы­на ярыл­ган да иде, ал­да­гы көн­не явып киткән яң­гыр­лар­ның фай­да­сы күзгә үк кү­ренә - ярык­лар беткән, ди­яр­лек. Ә шикәр чө­ген­де­ренә бы­ел­дан аш­ла­ма­ны көздән үк кер­теп кал­ды­ра­чак­быз, диләр. Элек­ке ел­лар­да ул шу­лай эшләнә дә иде бит. Чөн­ки чәчәр ал­дын­нан гы­на керткән аш­ла­ма елын­да ук ту­лы­сын­ча "эшләп бе­тер­ми".

Шу­лай бул­гач, ал­да­гы ел­лар­да шикәр чө­ген­де­ре уңы­шы та­гын да юга­ры­рак бу­ла­ча­гы­на өметлә­нергә кирәк­тер.

Аг­ро­фир­ма ба­су­ла­ры аша бик күп электр ли­ни­ялә­ре уза (ба­га­на­лар күп), нефть ку­ды­ру җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­кан. Бо­лар эштә күп­ме­дер тот­кар­лык ту­ды­ра, эш­не оеш­тыр­ган­да, алар­ны исәпкә ала­сы бу­ла. Яз да со­ңа­рып килгәч, чәчү­не тизләтү өчен, тәү­лек әйләнә­се дә эш-ләгәннәр.

Көз­ге куль­ту­ра­лар ба­ры­сы да чис­та пар җирлә­ренә ур­наш­ты­рыл­ган. Тик арыш, ор­лы­гы түбән реп­ро­дук­ци­я­ле бу­лу сәбәп­ле, дул­кын-дул­кын уты­ра: бер­се би­ек, икен­че­се тәбәнәк. Мон­да сорт яңар­ту, күчмә фонд бул­ды­ру кирәк­ле­ге бил­геләп үтел­де.

өркәй" аг­ро­фир­ма­сы ба­су­ла­рын Ма­рат Го­то­вич та оша­тып киткән иде. Алар­га бу көн­не дә юга­ры бәя би­рел­де.

- Көз­ге куль­ту­ра­лар кыш­ны әйбәт чык­ты­лар, - ди аг­ро­фир­ма ди­рек­то­ры Азат Нәҗ­мет­ди­нов. - Үсем­лекләр­нең фа­за­сы­на ка­рап, бар­лык аг­ро­ча­ра­лар­ны вак­ытын­да эш­ли­без. Үзе­без­нең эремә үзә­ге бу­лу нык ярдәм итә. Ба­су­га сип­те­рергә әзер аш­ла­ма китә. Бу аның, бердән, сый­фат­лы бу­лу­ын тәэ­мин итсә, икен­чедән, хезмәт җи­теш­терүчән­ле­ген күтәрә һәм хезмәт­не сак­лау ча­ра­ла­рын төгәл үтәү мөм­кин­ле­ге бирә. Аг­ро­фир­ма­да шикәр чө­ген­де­ре 2600 гек­тар би­ли. Җи­ре көздән әзерләп кал­ды­рыл­ган, яз­да аш­ла­ма кер­те­леп, ике эздән тыр­ма­лап чә­челгән. Ин­де чүпкә һәм корт­кыч­лар­га кар­шы ике кат эшкәр­телгән. Үсем­лекләр­нең, ба­су­ның то­ры­шы­на плюс "5" ле куй­ды­лар. Гек­тар­да 100 мең данә үсем­лек бар, һәр­кай­сы 550-600 грамм үссә, 550-600 цент­нер уңыш­ка йөз то­тып бу­ла, дигән сүз.

у­ган як" аг­ро­фир­ма­сы­ның Сак­лау­баш бү­лекчә­се ба­су­ла­ры "4"­ле бил­ге­се белән бәялән­де. Ник, дигәндә, бу­ла­чак уңыш­ка ни­гез­нең бер өле­ше бул­ган аш­ла­ма кермәгән ба­су­лар бар. Бу үсем­лекләр­нең тө­сендә (сы­ек яшел) кү­рер күзгә үк таш­ла­на. Нә­тиҗәдә, ку­ак­ла­ну да баш­ка аг­ро­фир­ма­лар­да­гы ке­бек көч­ле тү­гел. Ме­ха­ни­за­тор­лар­ның күп хезмә­те керсә дә, уңыш түбәнрәк бу­ла­чак. Бү­лекчә­нең 6870 гек­тар җирлә­ре бар. 2320 гек­тар­да яз­гы бо­дай, 1095 гек­тар­да ар­па чә­челгән. Кал­ган мәй­дан­нар­ны арыш, рапс, тех­ник куль­ту­ра­лар би­ли.

Ба­су­лар бу көн­не юга­ры бәя ал­ды­лар. Алар­ның иң әйбәтлә­ре дип "Нөркәй" аг­ро­фир­ма­сы­ны­кы­лар та­был­ды. "Сар­ман" һәм "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­ла­ры­на - и­кен­че, аг­рар көл­ли­ят һәм "Ту­ган як" аг­ро­фир­ма­сы­ның Сак­лау­баш бү­лекчә­се ба­су­ла­ры­на өчен­че урын би­рел­де. Алар ра­йон Са­бан ту­ен­да бүләклән­деләр.

Сүз уңаеннан

Районда бөртекле язгы культуралар - 40569 гектар, көзге культуралар 11000 гектар мәйдан били. Рапс - 10700 гектар, чөгендер - 7760 гектарда, азык культуралары 14528 гектарда игелә.

Башлык фикере

Башлык фикере

Нәфис Закиров:

- Эше­гез­не ба­су­лар күрсә­теп то­ра, - ди­де ра­йон баш­лы­гы. - Соң­гы ел­лар­да иген­че­лек куль­ту­ра­сы да күтә­рел­де. Әле менә эше­гез­не кү­реп, Ал­ла­һы Тә­галә яң­гыр­лар да бир­де. Бы­ел уңыш­ка өме­те­без зур. Бә­ла-ка­за­лар гы­на килмә­сен. Урак­ка төшкәч, бү­ген "5"­ле ал­ган ба­су­лар­га ки­леп, уңы­шын ка­рар­быз әле. Ан­нан, мон­дый ча­ра­лар­га бер-ике ве­те­ран­ны җә­леп итү, алар бәя­сен ишетү дә кирәк­тер, дип уй­лыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев