САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәм күрке – ярминкәләр

2 нче ноябрь көнне Сарманның үзәк базарында бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Агрофирмалар, авыл җирлекләре, «Весна» җәмгыяте, хәзерләүләр конторасы, район үзәге мәктәпләре, балалар бакчалары, аерым эшмәкәрләр халыкка үзләрендә җитештерелгән, үзләре әзерләгән авыл хуҗалыгы продуктларын - итен-сөтен, казын-үрдәген, балын-маен, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка төр яшелчәләрне, камыр ризыкларын һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. Оста...

2 нче ноябрь көнне Сарманның үзәк базарында бәйрәм ярминкәсе гөрләде.
Агрофирмалар, авыл җирлекләре, «Весна» җәмгыяте, хәзерләүләр конторасы, район үзәге мәктәпләре, балалар бакчалары, аерым эшмәкәрләр халыкка үзләрендә җитештерелгән, үзләре әзерләгән авыл хуҗалыгы продуктларын - итен-сөтен, казын-үрдәген, балын-маен, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка төр яшелчәләрне, камыр ризыкларын һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. Оста куллы эшмәкәрләребез - Сарманнан Шәйхетдиновлар, Янурыстан Зөфәр Шиһапов ясаган йорт җиһазларын ярминкәдә катнашучылар кызыксынып карадылар, «ясатырга» дип, осталарның телефоннарын белештеләр. Кыш әле үзенең «йөзен» күрсәтмәсә дә, Кукмара итекләре белән дә кызыксынучылар күп булды. Итекләрнең фабриканыкы да, кулдан басылганы да бар иде. Ә Мортамактан Алсу Илдарханова «Балны әйбәт алдылар», - диде. Шунысын да әйтергә кирәк: сарманлылар кинәнделәр генә - сыер итен 220-230, балның 3 литрын 1000-1300, бәрәңгенең 1 килограммын 8,7, киез итекләрне 1100-1500 сумнан алырга була иде. Ә район мәдәният йорты сәнгать осталары, үзешчәннәр халыкка берсеннән-берсе матур җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Ярминкәнең эшчәнлеге белән район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова да кызыксынды. Һәр сәүдә ноктасында булып, бәяләр белән танышты, сыйфат ягына да игътибар итте, ярминкәдән канәгать булуын белдерде.
3 нче ноябрь көнне шушындый ук ярминкә Җәлил поселогында да үткәрелде.
Рәсемнәрдә: Ләке авыл җирлеге сәүдә ноктасы сатып алучыларны гармун һәм җыр белән каршы алды; сәүдә өстәлләре үзләренең матурлыгы белән дә һәркемне җәлеп итәрлек иде; Сарманда яшәүче Дамир абый да ярминкәдән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев