САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер көнлек эш түгел

Республиканың агросәнәгать комплексында ел ахырына 155 миллиард сумлык продукция җитештерелер, дип көтелә. Узган елда ул 150 миллиард сумлык булган иде. Бу турыда шимбә көнне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Ул елның игенчелек өчен шактый катлаулы булуын, ә киләсе елга оптимистик өметләр барлыгын әйтте:...

Республиканың агросәнәгать комплексында ел ахырына 155 миллиард сумлык продукция җитештерелер, дип көтелә. Узган елда ул 150 миллиард сумлык булган иде. Бу турыда шимбә көнне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Ул елның игенчелек өчен шактый катлаулы булуын, ә киләсе елга оптимистик өметләр барлыгын әйтте: туфракта дым запасы җитәрлек, уҗымнар кышка әйбәт керә. Шулай да минераль ашламаларны киләсе елга кадәр һәм күбрәк алып куярга киңәш итте. Чөнки Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, аларга бәяләрне хөкүмәт көйләмәячәк.
Министр дуңгыз итен сату бәяләренең нык төшүенә дә борчылу белдерде. Ул Президенттан хуҗалыкларда җитештерелгән итне районнарда үз хаҗәтләре, шул исәптән оешма-учреждениеләр, өчен файдалануда булышлык итүен сорады. Ә хәзер учреждениеләр чит илдән кертелгән ит кулланалар. Ул аеруча Белоруссиядән күп керә: ил транзит илгә әверелгән, дияргә була. Чөнки аны үзендә җитештерелгәннән дә күбрәк кертә.
Марат Готович терлекчелектә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру кирәклеген дә ассызыклады. Бу юнәлештә белгечләр өчен 2013 нче елда гамәлгә ашырыла башлаячак грантлар программасы турында әйтеп үтте.
Сөт җитештерүне киметкән районнар һәм хуҗалыкларны, бернинди сәбәпләр юк, дип, каты гына тәнкыйтьләп тә алды. "Бер сыердан сауган 4-5 килограмм сөтегез чыгымнарыгызны капларга да җитми бит", - дип, Президент та аның сүзләрен куәтләде, терлекчелектә бер көн эчендә бернәрсә дә үзгәртеп булмавын, анда ел әйләнәсе, технологияне саклап эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Ә безнең район терлекчеләре адресына тәнкыйть сүзләре әйтерлек түгел. Алар продукция җитештерүдә узган елдагыдан яхшырак күрсәткечләр белән эшлиләр. Бүген агрофирмаларда һәр сыердан - уртача 12,1 килограмм, барлыгы 60 тонна сөт савыла. Бу узган елның шул чорына караганда 1 тоннага артыграк. Елны һәр сыердан уртача 4900 килограмм сөт савып төгәлләргә исәп тоталар. Ел башыннан 5247 бозау алынган, 1439 тонна ит җитештерелгән. Бу күрсәткечләр былтыргылардан 3-6 процентка артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев