САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

БДИ үтәчәк көннәр графигы билгеле булды

"Бердәм дәүләт имтиханнары 29 июньнән старт ала, - дип белдерде Рәсәй Президенты Владимир Путин . - Аны югары уку йортына керергә теләгәннәр генә тапшырачак.

Башкаларга мәҗбүри түгел. Гомумән, урта белем турында аттестатны барлык укучылар да алачак".
Ил башлыгы вузларда бюджет урыннары артачагын да әйтте һәм түләүлеләрдә уку бәясен арттырмаска кушты.
Рәсәй мәгариф күзәтүе БДИ үтәчәк көннәр графигын игълан итте. Аннан күренгәнчә, беренче көнне укучылар география, рус әдәбияты һәм информатикадан имтихан тапшырачаклар. Рус теленнән ике көнгә бүленеп имтихан бирергә була. Ул 2,3 июль көннәрендә үтәчәк. 6 июль - профильле математика, 9 июль - тарих, физика, 13 июль көнне җәмгыять белеме, химия фәннәреннән имтиханнар үтәчәк. 16 июль көнне биологиядән һәм чит телләрнең язмача өлешен тапшырырга мөмкин булачак. 18, 20 июльләрдә чит телләрнең телдән булган өлешеннән имтихан алачаклар.
Без барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да уңышлар һәм максатларына ирешүләрен телибез.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X