САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Академиклар дәрес бирде

Бүген районда үсемлекләрне тәрбияләү, аларны тукландыру һәм саклау чаралары кулланып, икътисади нигезләнгән уңыш алу мәсьәләләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булды. «Игенчелекне ничек тагын да уңышлырак итеп булуы турындагы бүгенге сөйләшүебез әңгәмә төсен алыр, бу мәсьәләгә битарафлар юктыр арагызда», - дип башлаган иде киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус...

Бүген районда үсемлекләрне тәрбияләү, аларны тукландыру һәм саклау чаралары кулланып, икътисади нигезләнгән уңыш алу мәсьәләләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булды. «Игенчелекне ничек тагын да уңышлырак итеп булуы турындагы бүгенге сөйләшүебез әңгәмә төсен алыр, бу мәсьәләгә битарафлар юктыр арагызда», - дип башлаган иде киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Чыннан да, ул эшлекле, җанлы үтте. Биология фәннәре докторы, Россия авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Юрий Спиридонов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге идарәсенең Краснодар крае филиалының Кырым бүлекчәсе начальнигы Петр Балеста, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Людмила Дорожкина кебек мәртәбәле белгечләрнең бергә җыелып, шундый мастер-класс уздырулары - сирәк күренеш.

Быел уҗымнар да әйбәт кышлады, язгы кыр эшләре барышы да канәгатьләнерлек. Үсемлекләрне тәрбияләүдә ялгышлар җибәрми генә эшләсәк, уңышны да мулдан алырбыз, диләр игенчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев