САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы терлекчеләр бүләкләнде

Терлекчелектә намуслы хезмәт куйган, ай нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән алдынгыларны тәбрикләү районда матур традициягә әверелде. Кичә үткән елга йомгак ясалып, декабрь аенда аеруча тырышып эшләгәннәрне бүләкләделәр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда...

Терлекчелектә намуслы хезмәт куйган, ай нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән алдынгыларны тәбрикләү районда матур традициягә әверелде. Кичә үткән елга йомгак ясалып, декабрь аенда аеруча тырышып эшләгәннәрне бүләкләделәр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда булып, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

- Бу традицияне быел да дәвам итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек. Бик яхшы стимул, тагын да тырышып, үзара ярышып эшләргә этәрә бит ул, - дип каршы алдылар безне агрофирмаларда.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, ел дәвамында иң күп сертификатны "Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәннәре алганнар. Алар 121 бүләккә ия булганнар. "Сарман"лыларның - 119, "Нөркәй"леләрнең 84 алдынгысына сертификат тапшырылган.

Терлекчелек комплексларында

"Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә:

1 урын - Кәримә Карамова ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Меланна Мөхәммәтҗанова ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

3 урын - Гөлназ Шиһапова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

"Иң яхшы терлекче" номинациясендә:

1 урын - Рамил Сәлимгәрәев ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Динар Миңнеханов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

3 урын - Азат Латыйпов ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

Товарлыклы-сөтчелек фермаларында

"Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә:

1урын - Тәсмия Назарова ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

2 урын - Диана Әшрапова ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

3 урын - Әнисә Вәгыйзова ("Сарман" агрофирмасы, "Әлмәт")

"Иң яхшы терлекче" номинациясендә

1 урын - Рубис Ситдыйков ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

2 урын - Илһам Кәлимуллин ("Җәлил"агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

3 урын - Нәзир Шәймәрданов ("Сарман" агрофирмасы, "Әлмәт")

"Иң яхшы бозау караучы" номинациясендә:

1 урын - Ленар Нигъмәтҗанов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Альбина Йосыпова ("Сарман" агрофирмасы, "Мортыштамак")

3 урын - Рәзилә Гыйбадуллина ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш")

"Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы терлекче" номинациясендә:

1 урын - Альберт Никоноров ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

2 урын - Зәнфир Васиков ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак") 3 урын - Рафаэль Хасиев ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

"Иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы":

1 урын - Людмила Гыймадиева ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү-Тамак")

2 урын - Фирая Салихова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

3 урын - Гөлназ Смакова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

"Иң яхшы лаборант":

1 урын - Әлфия Гайнетдинова ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Сәрия Латыйпова ("Сарман" агрофирмасы, "Мортыштамак")

3 урын - Юлия Ризатдинова ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

Квартал нәтиҗәләре буенча:

"Товарлыклы-сөтчелек комплексы начальнигы" номинациясендә:

1 урын - Илфак Нуриәхмәтов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Тәлгат Мортазин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

3 урын - Илфак Шәйдуллин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

"Товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире" номинациясендә:

1 урын - Рамил Шәйдуллин ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү-Тамак")

2 урын - Илсур Хәсәнов ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш")

3 урын - Зәкия Нуриәхмәтова ("Сарман" агрофирмасы, "Әлмәт")

"Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы ферма мөдире" номинациясендә:

1 урын - Салават Габидуллин ("Сарман" агрофирмасы, "Чукмарлы")

2 урын - Фирая Мохтарова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Карашай Саклау")

3 урын - Марсель Шәйхиев ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шәрләрәмә")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев