САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Ял көннәрендә сыйланып алыгыз

Заманча ашханәдә пешергән пирожоктан бер дә ким чыкмый.

Сарман авылында яшәүче Венера Сәетшина райондашларына һәвәскәр бакча үстерүче һәм оста пешекче буларак та таныш. Аның татлы балан пирогларын. Тәмле тортларын, рулетларын авыз итмәгәннәр сирәктер. Бүген ул “Макдональдстагы кебек чия пирожогы” пешерү рецепты белән уртаклаша. 

Камыр өчен: 

100 грамм суытылган ак майны турап, он белән әйбәтләп бутыйсы. Шуңа 100 грамм салкын су кушып, каты эластик камыр ясыйсы һәм ярты сәгатькә суыткычка куясы. 

Эчлек әзерләү: 

3 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы кукуруз крахмалы, 3 аш калагы салкын су, 1 стакан тошсез чияне кушып, яхшылап болгатасы һәм, куерганчы, утта тотасы. Әзер булгач, уттан алып, суытасы. 

Әзер камырны җәеп, якынча 25 см озынлыкта 10 см киңлектә итеп кисәсе. Бер яртысына эчлекне җәеп, камыр кырлары ачылмасын өчен, 1 йомырка сарысына 1 аш калагы сөт салып, буяп чыгасы. Икенче яртысын каплап, чәнечке белән сыр ясыйсы. Кайнар сыек майда кызарганчы пешереп аласы. 

Заманча ашханәдә пешергән пирожоктан бер дә ким чыкмый. 

Сез дә пешереп карагыз әле, хөрмәтле дуслар. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев