Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар! Бездән сезгә - шарлотка

13 сентябрь “Шарлотка һәм көзге пироглар көне” икән, дуслар.

Шушы уңайдан, бакчаларда алмалар өлгергәнне истә тотып, сезгә “Алма шарлоткасы” рецептын тәкъдим итәбез. 
Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк), 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода. 
Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашма икеләтә күбәеп, саргылт төскә керергә тиеш. Аннан соң өстенә 1 стакан он, разрыхлитель салып болгатабыз. 
Шарлотканың эченә алма, чия, карлыган, кура яисә җир җиләге салырга була. 
Табаны майлыйбыз, катнашманың яртысын салабыз һәм эчлеген җәябез. Катнашманың калган яртысын салып бетерәбез һәм духовкага куябыз. 40-45 минуттан шарлотка әзер булып, өйгә хуш исләр чыгарачак. 
Ашыгыз тәмле булсын! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша