САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Төшке ашка нәрсә пешерим микән дип аптырасагыз, "Татарча солянка " пешерегез

Төшке ашка нәрсә пешерим микән дип аптырасагыз, "Татарча солянка " пешерегез.

100г Ит 
  50г Башлы суган
  100г Тозлы кыяр 
  10-15г Май
  25-30г Караҗимеш
  30г Каймак
  50г Катык
  25г Томат пастасы
  300г Шулпа
  Тоз
  Борыч

 

 Эш барышы

Сөякле иттән шулпа әзерлиләр дә сөзәләр. Пешкән итне — сыер, сарык, ат итен, бөерне вак кына токмачлап турыйлар. Башлы суганны боҗралап турап, аз гына майда кыздырып алалар. Тозлы кыярның кабыгын, эчен әрчегәч, юка итеп аркылыга турыйлар, томат пастасын аерым савытта кыздырып алалар. Караҗимешне, әйбәтләп югач, кайнар суга салыпторалар да төшен алалар. Барлык әзер ризыкныкәстрүлдәге сөзгән шулпага салып, тоз беләнборыч сибәләр һәм 10-15 минут кайнаталар.

Солянка куе булырга тиеш, аны, тирән, тәлинкәгә салып, каймак яисә катык белән бирәләр, өстенә яшел тәмләткечләр сибәләр.

https://tyk.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев