САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Тиз әзер була торган тәмле шашлык рецептлары тәкъдим итәбез

Бакчаларда эшнең кызган чагы. Җиләк-җимеш, яшелчә утыртабыз, чистартабыз, яңартабыз – үз бакчасы булган кешенең эше бетеп тормый.

Ял иткән арада тиз генә сыйланып аласы килгән вакытлар да була. Шул очракларга тиз әзерләнә торган тәмле шашлык рецептлары сезгә ярдәмгә килер, дуслар. Сез дә пешереп карагыз әле. Ошаса, үзегезгә дә саклагыз. Моның өч ысулы бар.
1 ысул.
Бик гади. 2 килограмм иткә 1 зур яки ике кечкенә киви кирәк. Нык өлгергән кивиларны изәбез, бераз катырак булса, турыйбыз һәм ит белән болгатабыз. Кирәгенчә тоз һәм суган белән тәмләткечләр кушасы. Ярты сәгатьтә шашлык әзер була.
2 ысул.
2 килограмм иткә бер гранат яки 0,5 стакан согы, 75 грамм кызыл шәраб, күп итеп суган кирәк була. Барысын да яхшылап болгатасы һәм итнең согы бүленеп чыкканчы маринадлыйсы. Итне кыздырырга 1,5 сәгать кала тоз кушасы. Бу ысулның тагын бер “сере” бар: сеткага яки шампурга тезгәч, итне берничә секундка утлы учакка куеп алырга кирәк. Шашлык шундук кызган катлам белән капланачак, ә аннан инде сүрән утта да үз согы белән пешәчәк.
3 ысул.
Итне ике сәгатькә нык газлы минераль суга салып, бастырып куярга кирәк. Аннан артык суны сөзеп, тоз, тәмләткечләр кушып, майонез белән бутарга. 10-15 минуттан шашлыкны пешерергә дә мөмкин. Мондый ит йомшак була.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев