"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән " җиңел аш" тәкъдим итәбез, дуслар

Кирәк  2-3 тырнак сарымсак кушып үткәрелгән ярты килограмм фарш  Ярты кг кәбестә  1 уртача зурлыктагы кишер  3-4 бәрәңге  1 суган  Ярты аш кашыгы тоз

1.Башта салкын суга салып фрикаделькаларны кайнатып чыгарабыз.Әйбәт итеп туртасын җыябыз. 
2. Туртасын җыеп бетергәч, эре тишекле кыргычтан чыгарылган кәбестә, арытаба уртача зурлыктагы кыргычтан чыгарылган кишер салабыз һәм ашны кайнатып чыгарабыз. 
3. 5 минуттан озынча итеп туралган бәрәңге һәм шакмаклап туралган суган салабыз һәм тагын кайнатып чыгарабыз. Шулай ук, ярты аш кашыгы тоз да салып җибәрәбез. 
4. Ашны 20 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. 
5. Җиңел аш әзер. Кипкән укроптыр, петрушкадыр кебек тәмләткечләр салып табынга бирәбез. 
Шунысын да әйтим, җәй көне пешергәндә, мин бу ашка свежий кыяр белән помидор да салып җибәрәм. Алай да тәмле була. 
Ашларыгыз тәмле, күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын, дуслар! 

Венера МӘҖИТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    369
    0
    0