САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Саимә апа икмәкне мичтә пешерә

Һәр елны 16 октябрьдә Бөтендөнья икмәк көнен билгеләп үтәләр. Тормышыбызны икмәктән башка күз алдына китерүе дә кыен. Безнең бер көнебез дә ипекәйдән башка үтми. Аның да календарьдә үз көне бар.

“Икмәк – һәрнәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек шигарьләр әле дә актуаль.

  • Ипине мичтә үзем пешерәм. Кызым белән икебезгә өч ипи бер атнага җитә, - диде Саимә апа Фәхрисламова.

Тумышы белән Кукмара районы дини яктан көчле, мәдрәсәле Мәчкәрә авылында туып-үскән кызны язмыш җилләре безнең якларга кайтара. Кәүҗияк авылы егете Фатыйх белән алар Алабуга педагогия институтында укыганда танышалар. Яшь белгечләргә авыл мәктәбендә эш тә табыла.

  • Ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Зөфәр абый бик нык ярдәм итте. Укытырга сәгатьләр дә тапты, хәтта миңа үз классын бирде. Тормыш иптәшем – физика, мин математика укыта башладык, - ди лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйган мөгаллимә.

Аннан соңгы хезмәт еллары колхоз, авыл хуҗалыгы белән бәйле аның. Баш ревизор, аннан склад мөдире булып эшли Саимә апа. Фатыйх абый шактый еллар мәктәп директоры була. Гомер иткән нигезләрендә, гаилә башлыгының истәлеге булып, өй миче утыра. Анда Саимә апа бәйрәмнәрдә, балалар, оныклар җыелгач, бәлеш, тәмле коймак, төрле камыр ризыклары пешерә, якыннарын сыйлый.

  • Минем туган якта күбрәк дөге бәлеше пешерәләр, ә монда без ит бәлешен яратабыз. Икмәкнең дә мичтә пешкәне башка төрле. Мин чүпрә, камыр башы салып изәм, ә Кукмара якларында ипине колмактан пешерәләр, - ди ачык йөзле остабикә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев