САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Рәзилә Сәхбетдиновадан “Пәхләвә” рецепты

Әлеге татлы ризыкны әзерләү өчен, эшне берничә этапта башкарырга туры килә.

1 этап

Иң элек апара (сыек камыр) ясыйбыз. Моның өчен: 60 миллиграмм җылымса сөт, 10 грамм коры чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 1 аш калагы он кирәк була. Әлеге катнашманы бутап, бераз җылы урынга күперергә куябыз.

2 этап

320 грамм он, 100 грамм эретелгән ак май, 1 йомырка салынган савытка күпертелгән апараны кушабыз. Озак итеп камыр басабыз. Дөрес, камыр авыррак басыла. Шуннан аны 4 тигез, бер зуррак өлешкә бүлеп, 30 минут ашъяулык белән каплап тотабыз.

3 этап

Аерым савытта 300 грамм әстерхан чикләвеге төябез яки иттарткыч, блендер аша чыгарабыз. Аңа кадәр 15 чистартылган чикләвек яртысын читкә алып куеп торабыз. (Артык чикләвек булса, шуны кулланабыз, теге өлешкә кермибез). Төелгән чикләвеккә 1 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз.

4 этап

4 аш кашыгы балга ярты стакан җитәр-җитмәс су салып, болгата-болгата, кайнар плитә өстенә куеп алабыз. Аерым савытта 100 грамм ак май эретәбез.

5 этап

Әзер камыр өлешләрен алып, бик юка итеп җәябез. Авыр җәелсә дә, камырны онлыйсы түгел. Әзер түгәрәкләрне олы мич табасына, майламыйча гына, җәябез һәм камырны ныклап майлыйбыз. Өстенә шикәр комы белән болгатылган чикләвек сибәбез. Аның өстенә икенче җәемне куябыз. Тагын ныклап майлыйбыз һәм чикләвекле катнашманы сибәбез. Һәр дүрт өлешне дә шул ук рәвешле тезәбез. Иң өске катка зуррак җәемне куябыз, ул капкач кебек, тулаем каплап бетерергә, ян якларга да төшәргә тиеш. Шуннан килеп чыккан пирогны ромб формасында кисәкләргә кисәбез. (Ныклап кисеп бетерәсе түгел, өске өлешен генә). Өслекне йомырка сарысы белән “майлап”, өстенә яртылаш чикләвекләрне матурлап тезеп, 200 градус кызулыктагы кайнар мичтә 30-40 минут пешерәбез.

Шуннан пәхләвәне духовкадан алып, ромбларны яңадан ныклап кисеп чыгабыз һәм баллы сироп белән ныклап сеңдереп “майлыбыз”. Кабат мичкә 15 минутка тыгып алабыз. Катлаулы кебек тоелса да, пәхләвә тиз әзерләнә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев