САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Петрушка файдалымы?

.

Петрушканы электән уникаль витаминнарга һәм микроэлементларга бай булганы өчен яраталар.

Петрушканың тешне агартуын әле күпләр белмидер дә. Кандагы глюкоза күләмен дә көйли, кан басымын төшерә, иммунитетны ныгыта. Составындагы бета-каротин күзнең күрү сәләтен, ашкайнатуны яхшырта, организмнан токсиннарны, шлакларны, артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә. Бу ябыгырга теләүчеләр өчен бигрәк тә мөһим. Ирләргә исә простатиттан котылырга булыша. Петрушканың тамыры да файдалы. Аны даими кулланып, кандагы шикәрнең күләмен киметеп була. Бавыр һәм канны токсиннардан чистарта. Аны цистит вакытында да кулланалар. Петрушканың согын да файдаланырга була. Төрле бөҗәкләр тешләгән урынга петрушка согыннан компресс куялар.

Петрушканы табигый косметика буларак та кулланалар. Ул чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев