САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Мүк җиләге белән алма пирогы

Рецепт

Кирәк: 

1 стакан мүк җиләге; 

400 г он; 

200 г сыер мае; 

4 йомырка сарысы; 

200 г шикәр комы; 

5 аш кашыгы сөт; 

6-7 алма (яшел алма булса әйбәтрәк). 

(Теләгән кеше корица, ванилин да кушарга мөмкин.) 

 Эш тәртибе: 

Майны аз гына алдарак, эшкә тотынганчы, алып куегыз – җылына, йомшый торсын. Онга 4 аш кашыгы шикәр комы кушыгыз һәм аны май белән уыгыз. Аерым савытта йомырка сарыларына сөт кушып туглагыз һәм он өстенә салыгыз. Камыр баскач, аны икегә бүлеп, аерым пакетларга салып, 30 минутка суыткычка куегыз.  

Хәзер эчлек әзерлибез: 

Алмаларның уртасын алып, берничә кисәккә бүләбез. (Артык юка итеп турарга кирәкми.) Аларны микроволновкага куярга ярый торган савытка салабыз. Өстенә шикәр комы коябыз. Башта микроволновканың иң югары күәтенә куеп, 10 минут тотабыз. Алып, алмаларны сак кына бутыйбыз һәм кабат куябыз: бу юлы микроволновканың иң түбән куәтенә куеп, 10 минут тотабыз.  

Әзер булгач, алабыз һәм артык сыеклыкны агызабыз.  

Инде камырны алырга вакыт: 

Мин бу пирогны уртача зурлыктагы дүртпочмаклы пыяла табада пешерәм. Камырның берсен уклау белән табага куя торган пергамент кәгазь өстендә генә җәябез. Аны табага урнаштыргач, өстенә алмаларны җәябез, тигез итеп мүк җиләген сибәбез.  

Камыр йомшак булганлыктан, куна тактасыннан алып каплавы җайсыз, шуңа күрә камырның икенче өлешен җәя башлаганчы, камыр салган пакетның бер кырыен һәм астын аерам һәм камырны шул пакет өстендә генә җәям. (Камырны җәйгәннән соң, аны пакеты белән рулет кебек төреп, пирогның өстен каплаганда «рулет»ны кирегә сүтеп кенә бару бик җайлы.) Пирогның кырыйларын әйбәт итеп тоташтырырга, өстен берничә урыннан чәнечке белән тишәргә кирәк.   

Пирог 180 градус кызулыктагы духовкада 20–25 минут пешә.  

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/

Фото: http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев