САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Мамадышта яшәүче коллегабыздан миләштән джем ясау рецепты

Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк.

- Ут янып торган миләшләргә сокланып карамаган кеше юк, ә менә аны дәвалану максатыннан кулланучылар бик сирәк. Аңарда кешенең нерв системасын ныгыта торган минераллар һәм витаминнар бик күп, - ди Мамадышта “Нократ” газетасында эшләүче коллегабыз Алсу Спиридонова. 
Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул лимонны да уздыра. Моннан тыш аңарда Р, B1, В2, К, Е витаминнары бар. Халык табиблары миләшне организм хәлсезләнгән вакытта, йокысызлыктан җәфаланганда ашарга куша. Атеросклероздан саклану өчен дә кирәк. Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Миләш авызны камаштырмасын өчен, аны суыткычның катыру бүлегенә куеп торыгыз. 
Әлбәттә, дуслар, табиб белән киңәшергә дә онытмагыз. 
Джем өчен 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк. 
Миләш җиләкләрен, лимон, әфлисунны иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка тутырабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 45 минут пешерүебезне дәвам итәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, салкынча урында тотабыз.

Альбина Сабирова

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев