САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Эремчек белән белен пирогы

10-12 әзер белен ; 500 г эремчек ; 1-2 аш кашыгы шикәр комы ; 1 йомырка күрәгә яки йөзем.

Пирогның өстенә: 

2 йомырка 
2-3 аш кашыгы шикәр комы 
2 аш кашыгы каймак 

Яраткан рецептыгыз буенча белен пешерәсез. 

Эчлек әзерләргә: эремчекне йомырка, ванилин, шикәр комы, күрәгә белән яхшылап болгатасыз. 

Эчлекне әзер белен эченә салырга рулет рәвешендә бөкләргә кирәк. 

Форма яки табаны майларга һәм спираль рәвешендә беленнәрне урнаштырасыз. 

Шикәр комы һәм йомырканы тугларга, каймак салырга һәм болгатырга, беленнәр өстенә тигез итеп агызырга. 

Белен пирогын 190 градуслы мичтә 30-35 минут пешерергә кирәк.

Чыганак: http://zamansulyshy.ru

Фото:http://zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев